Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район буенча бу көнгә беренче 10000 тонна ашлык амбарларга кайтты

Яңа уңыштан беренче 1000 тонна ашлыкны «Кызыл юл» хуҗалыгы механизаторлары суктырып алды. Биредә 3нче авгуска амбарга кайткан ашлык 1065 тонна тәшкил итте. Ә район буенча бу көнгә беренче 10000 тонна ашлык кайтты, хәзер амбарларда 10300 тонна ашлык бар.

Шуннан соңгы ике көндә яңгырлар эшне тоткарласа да, бөтенләй туктады алмады. Аерым хуҗалыкларда комбайнчыларның явым-төшем азрак булган басуларны сайлап, маневерлар ясап эшләве нәтиҗәсендә амбарларга ашлык кайтып торды һәм 4нче августка ул 14370 тонна тәшкил итте. 1000 чиген үткән хуҗалыклар дүртәү булды.
Тимирязев исем.
1412
Кызыл юл
1384
Дуслык
1342
Игенче
1260
Амбарларына 1000 тонна ашлык кайтуга бик якын торган тагын 5-6 хуҗалык бар.
Кама
968
Бөрбаш
900
Сорнай
896
Сосна
871
Маяк
761
Татарстан
755
Тукай исемендәге, «Активист», «Арбор», «Борнак», «Уңыш» хуҗалыклары амбарларына 4нче августка кайтарылган ашлык 300 тоннага да тулмый.
Пландагы 30290 гектар бөртеклеләрнең бу көнгә 3508 гектарында игеннәр җыеп алынды. Игене җыелган иң күп гектарлар түбәндәге хуҗалыкларда.
Тимирязев исем.
404
Дуслык
383
Кызыл юл
344
Игенче
324
Сосна
223
Маяк
222
Бөрбаш
208
Сорнай
198
Шулар белән беррәттән игене җыелган мәйданнар 100 гектар да булмаган хуҗалыклар да бар әле.
Борнак
65
Активист
52
Арбор
34
Тукай исем.
32
Уңыш
20
Арышны һәм көзге бодай якын көннәр дә җыйнап алынмаса югалтулар зур булачак. Инде борчак та чират көтә. «Игенче»дә аны - 115, «Смәел»дә - 70, «Кызыл юл»да 55 тонна суктырып кайтардылар инде. «Труд»та 32 тонна арпа да суктырып алдылар.Игеннәр тоташ өлгереп килә. Ашыгырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250