Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район хуҗалыклары 160 тоннадан артык сөт саталар.

Район хуҗалыклары хәзер көн саен 160 тоннадан артык сөт саталар. Бу - узган ел шушы көннәрдәгедән артык.

Тимирязев исемендәге хуҗалык саткан сөт былтыр шул чордагыдан 3 тоннага якын күбрәк, «Смәел»дә дә бу артыклык 1 тоннадан артып китә. «Маяк», «Алга», «Сорнай», «Труд» хуҗалыкларында да сөтне узган елга караганда шактыйга күп җитештереп саталар. Әмма киметкән хуҗалыклар да бар Иң зур чигенешне - көн саен 2 тоннага якын - «Татарстан» ясады. «Уңыш»та да хәзер 1 тоннадан артык сөт былтыргыдан ким сатыла.
Гомумән алганда, райондагы 20 хуҗалыкның 9ы сөтне узган елгыдан ким сата. Узган елгыдан ким җитештерсәләр дә, хәзер районда иң күп сөтне барыбер «Татарстан» сата. Көн саен 13 тоннага якын озаталар. «Дуслык», «Игенче», «Кызыл юл», Тимирязев исемендәге һәм «Бөрбаш»та да бу күрсәткеч 10ар тоннадан артык тәшкил итә. «Сорнай» белән «Маяк» көн саен 9 тоннадан күбрәк саталар. Иң аз сөт «Уңыш»тан - 4 тоннага да җитми - китә. Терлекләргә, бигрәк тә бозауларга яшел масса ашату хәстәрен күрә башларга вакыт. Костер кебек үләннәрне чабып, бераз кипшертеп бозауларга бирү аларның яхшы сакланышына һәм үсешенә уңай тәэсир итәчәк, ди белгечләр.

Сөтнең товарлылыгы һәм сыйфат күрсәткечләре узган елның шул чоры белән чагыштырганда яхшырак. Хәзер товарлылыгы 93 процент тирәсендә. «Дуслык», «Алга», «Бөрбаш», «Маяк», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда ул 98-95 процентка җитә. Районда сөт былтыр шушы чордагыдан күпкә майлырак күрсәткеч белән сатыла. Иң югары майлылыктагысы - 4 процент тирәсендә - «Яңа тормыш», «Татарстан», «Активист», «Арбор» хуҗалыкларында. Район буенча күмәк хуҗалыклар саткан сөтнең уртача майлылыгы 3,7 проценттан күбрәк.
Фото: http://www.belaruspartisan.org/economic/262971/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250