Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район хуҗалыклары сөт җитештерүне шактый киметтеләр

Көзгә кергәч район хуҗалыклары сөт җитештерүне шактый киметтеләр. Моны сезон алышынудагы табигый хәл дип кенә карап булмый. Чөнки бер үк табигать шартларында эшләүче хуҗалыклар күрсәткечләрендә аерма зур.

Октябрьдә «Татарстан» хуҗалыгында 58 тонна сөтне узган елның шул аендагыдан күбрәк җитештерсәләр, «Дуслык»та 19 тоннага киметтеләр. «Игенче», «Труд», «Маяк», «Арбор», «Активист» хужалыкларында да сөтне бу айда узган елның октябренә карата ким саудылар.
Ә тулаем ун айлык күрсәткечләр буенча өч хуҗалык: «Маяк» - 106, «Дуслык» - 76, «Якты юл» - 30 тоннага чигенеш ясады. Әмма акча сөтне җитештергәннән түгел, сатканнан керә. Бу җөмләдән хәл бер дә мактанырлык түгел.
Ун айда 9 хуҗалык узган ел шул чордагыдан кайтыш эшләде. Сводкадагы беренче сан - ун айда район хуҗалыклары саткан сөт, икенчесе - узган ел шул чорда сатылганына карата плюс яки минус (күрсәткечләр тонналарда).
Хуҗалыкларның исеме
Ун айда саткан сөт,
(т.)
Узган ел шул чорда сатылганына карата үзгәреш, (т.)
Кызыл юл
3229
+ 735
Активист
2247
+ 338
Татарстан
4421
+ 326
Кама
2390
+ 274
Смәел
2325
+ 244
Тукай исем.
1768
+ 152
Арбор
1470
+ 99
Алга
2069
+ 76
Сорнай
2530
+ 64
Бөрбаш
2950
+ 4
Борнак
1281
+ 2
Якты юл
2093
- 88
Уңыш
1274
- 92
Труд
1952
+ 104
Сосна
2312
- 105
Игенче
3191
- 145
Яңа тормыш
2618
- 159
Дуслык
3697
- 187
Тимирязев исем.
2135
+ 230
Маяк
2292
- 391
Минус белән тамгалаган тугыз хуҗалык узган елгы үрләрен югалтмаган булсалар, район буенча өстәмә рәвештә 1500 тонна сөт сатылган булыр иде. Быел районда кимендә 60 мең тонна сөт җитештерү бурыч итеп куелды. Ун айда җитештерелгәне 50349 тонна. Сүздә тору өчен калган ике айда ай саен 5әр мең тоннага якын сөт җитештерергә кирәк.
Кайбер хуҗалыклар узган елгы дәрәҗәдә дә эшли алмаганда моңа ирешү һич мөмкин түгел. Шуңа күрә барлык мөмкинлекләрне барлап, елның калган ике аенда сөтне узган елга карата 10-15 процентка кадәр күбрәк саварга кирәк. Азык былтыргыдан күп тә, сыйфатлы да. «Татарстан», «Кызыл юл» хуҗалыкларындагы кебек раздой группалары оештыру мөһим. Болай эшләүнең нәтиҗәле икәнен Кукмарага кадәр барып сокланып кайтканнар, ә кайбер хуҗалык җитәкчеләре бу юнәлештә һаман эш башларга ашыкмыйлар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фирдәвес Нәбиуллин терлекчелектәге ун айлык нәтиҗәләргә багышлап җыелышта бу хакта ачынып исләренә төшерде. Аннан бозаулаган таналарны төрле группаларга таратмыйча, аерым асрау да әйбәт нәтиҗә бирер иде. Армиядәге кебек терлекләр арасында да «дедовщина» бар дип шаяртып та алдылар. Савым сыерларын төрле витаминнар, макромикро элементлар белән тиешенчә баетып, дөрес итеп ашаткан хуҗалыкларда савымның арта баруы искәртелде. Сыерларга шундый тәрбия булган хуҗалыкларда савым начар түгел бит.
Быелгыдан мул азык запасы була торып та, сөтне узган елгыдан ким җитештереп сатканнарында контроль тиешле югарылыкта түгел дип әйтергә нигез бар. Сводкадагы беренче сан - 13 ноябрьгә һәр сыерга зачет исәбеннән сатылган сөт (килограммнарда), икенчесе - узган елның шул көненә карата артыграк яисә кимрәк савылган сөт, плюс яки минус.
Хуҗалыкның исеме
13 ноябрьгә һәр сыерга зачет исәбеннән сатылган сөт, (кг.)
узган елның шул көненә карата үзгәреш, (кг.)
Татарстан
22,3
1285
Труд
21,7
- 90
Яңа тормыш
20,8
1001
Кама
18,4
- 378
Дуслык
17,5
- 293
Якты юл
16,9
1464
Кызыл юл
16,7
675
Сорнай
16,2
298
Бөрбаш
15,5
- 216
Тукай исем.
14,9
- 525
Алга
14,8
52
Активист
14,4
- 699
Смәел
14,0
500
Борнак
13,9
212
Арбор
13,8
-111
Тимирязев исем.
13,8
- 124
Сосна
13,0
141
Игенче
12,3
- 397
Маяк
11,8
130
Уңыш
10,0
- 5
Район буенча
15,6
2920
Гел шулай минус белән эшләгән тәкъдирдә алга куелган бурычны үтәп булырмы соң. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр шуны истә тотып, сөт җитештерүгә көндәлек контроль оештырырга тиешләр.
Фото: http://mcx39.ru/press-centr/novosti/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250