Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда авыл хужалыгы машиналарын ремонтлау башланды

Район хуҗалыкларында бүгенге көндә 5700 берәмлек тырма, 234 берәмлек чәчкеч, 278 берәмлек культиватор, 605 берәмлек трактор һәм башка төр агрегатлар бар.

Көзен һәр техниканы кыр эшләреннән бушаган берсен, юып-чистартып, машина-трактор паркындагы тиешле урыннарга урнаштырып куйдылар, шулай ук аларга дефектовочная ведомостьләр төзелеп, запчастьлар алып кайтылды һәм ремонт эшләрен башлап җибәрделәр.

Район буенча тырма - 80 %; чәчкечләр - 55 %; культиваторлар - 65% ремонтланды, куелган график буенча ремонт эшләрен алып баралар.
Бу җәһәттән «Сорнай», «Сосна», «Борнак», «Труд», «Алга» хуҗалыкларында эш үрнәк оештырылган. «Сорнай" хуҗалыгы Яңа елга кергәнче ремонтын тәмамларга планлаштыра.

Көннәр җылы торганда, техника ремонтлау сыйфатлырак та була, арзангарак та төшә. 25-30 градус салкында тимерне тотып кара син. Эшли торган бинаны җылытуга күпме ягулык кирәк. Аннан кайсы елны авыл хуҗалыгы техникасына запас частьларга бәяләр артмыйча калганы бар. Тагын 20 процентка кадәр күтәрелер дип фаразлыйлар. Димәк, техниканы хәзердән барлап, ремонтлап куйсаң күпме акча янга кала дигән сүз. «Сорнай» кебек бүгеннән ремонтка керешкән хуҗалык җитәкчеләре монысын да исәпләп куйганнар.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фәрманы нигезендә, машина-трактор паркларын кышка әзерләү һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны оештыру буенча конкурс уздырылды. Күпчелек хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләренең бу мәсьәләгә җитди караулары нәтиҗәсендә, конкурста безнең район уңай бәя алды. Конкурска бәя техниканы саклау һәм ремонтлауның торышына гына түгел, машина-трактор паркының төзеклегенә, андагы эш өчен тудырылган уңайлыкларга, ремонтчыларның хезмәтенә түләү, куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә карап та куелды. Ремонтчыларны тиешле эш киемнәре һәм саклану чаралары белән тәэмин итү, хезмәткә түләгәндә төрле кызыксындыру чараларын куллану мөһим.

2015 елда район хуҗалыкларына яңа техникалар кайтты, 16 трактор, 7 ашлык, 3 терлек азыгы җыйнау комбайны, 46 берәмлек тагылма авыл хуҗалыгы машиналары. Монда хөкүмәтнең 60х40 программасының ярдәме зур булды, дип хәбәр иттеләр район авыл хуҗалыгы идарәсеннән.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250