Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда хужалыклар арасында конкурс бара (фото)

Районда терлек азыгына әзерлекне өйрәнү һәм тикшерү юнәлешендә конкурс игълан ителде.

Аны йомгаклау өлешендә авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, районда техника торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе Рифгат Фәхретдинов, авыл хужалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша.
Конкурс терлек азыгын ташу өчен биек бортлы үзйөрешле техникалар эзерлеге, печән чапкычларыныӊ, печән әйләндерү тырмаларыныӊ һәм печән җыеп-тыгызлау агрегатларынын әэзерлеге, үлчәү җайланмаларыныӊ, азык саклау чокырларыныӊ (чистарту, ремонтлау, агарту) әзерлеген һәм шулай ук терлек азыгы әзерләү вакытында тиешләнгән кызыксындыру чаралары карала.
Үзйөрешле һәм азык әзерләү комбайннарын техник карау үткәргән вакытта механизатор белэн тәэмин ителүе, аларны таныкларыныӊ булуы, комбайннарныӊ документлары һәм йөрту рөхсәтләре тикшерелә.
Һәр агрегатта техник һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренеӊ утәлүенә аеруча зур игътибар бирелә. Һәр комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән һәм мепдицина аптечкалары белән тәэмин ителергә тиеш.
Куелган баллар буенча алдынгы өч хужалык билгеләнәчәк һәм аларга кыйммәтле буләкләр бирелү каралган.
Балтач районы авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250