Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда “икенче икмәк” уңышын алу бара(+фото)

Районда бары ике хуҗалыкта гына бәрәңге үстерәләр - “Татарстан” һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда. Алар башка хуҗалыклардан аермалы буларак, “икенче икмәк” үстереп сатуның җаен таба белә.

Галла, Рокко, Ред Скарлет… «Татарстан» җәмгыяте әнә шундый сортларда бәрәңге игә. Галласы, нигездә, өстенле сорт. Сары, тәмле бәрәңге. Кала халкы аны аеруча да эзләп, яратып ала. Ә Рокко белән Ред Скарлет страховка буларак бара, берсе уңыш бирмәсә, икенчесе бирә. Җәмгыятьнең 107 гектар бәрәңге җире бар, 32 гектарда бәрәңге аласы калган. Көн матур торса, тагын да хәйран җир киткән булырлар иде, чөнки ике комбайн җир җимертеп эшли (комбайннарның берсендә тәҗрибәле механизатор Геннадий Иванов, икенчесендә яшь механизатор Рафил Каюмов), җәмгыять хезмәткәрләре, активистлар баш күтәрми чүпли. Бәрәңге уңышы гаять тә мул чыга – Галла 360-370, Рокко 340, Ред Скарлет 280-300 центнер тирәсе. Галла сортын Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатып кайтырга өлгергәннәр. Килограммын 12 сумнан сатканнар. Басудан кайткан бәрәңгене турыдан-туры подвалга кертеп салмыйлар, махсус машинада сортировка үткәрәләр. Әнә шулай, язгы сатуга чип-чиста, тауар төсмеренә ия «икенче икмәк» әзер. 
“Тәмләп кенә алабыз”. Тимирязев исемендәге хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев эш барышы белән кызыксынгач әнә шулай диде. “ Бәрәңгене быел 7 гектар мәйданда гына үстердек. Сорау да икенче төрле хәзер, алма кебек чиста, юган бәрәңгеләр сорыйлар, бәрәңгене туфракта үсә дип уйлап та карамыйлар. Мәшәкате күп, уңыш алыр вакыт җиткәч җыярга кешесе юк.”, дип бәрәңге игүнең проблемага әйләнеп баруын аңлатып үтте. Быел бөтенләй дә утыртмаска уйлап караганнар, комбайннарын да саткан булганнар, әмма шулай да 3 гектарда Бонус, 4 гектарда Крона сортларын үстергәннәр. Бонус сортын инде алып бетергәннәр, 360 центнер тирәсе уңыш чыккан, хәзер исә Кронаны җыялар. Җәмгыятьтә эшләүче белгечләргә, активистларга ярдәмгә мәктәп укучылары да килгән.”Башка елларда СПТУда укучылар килә иде, быел анда да укучы саны аз, килүче юк. “Әнә шулай, тәмләп кенә бәрәңге алабыз”, ди Азат Ганиев. Тракторларда Рузалин Насырыев, Дамир Мөхәммәтгалиев бәрәңгене казып, чыгарып бара, уңганнар чүпли, практикага килгән практикант егетләр төйи, “Газ-53” машиналарында Фәрит Галипов, Нәкыйп Гыйльмуллин, Рәдиф Вафин подвалларга ташый. Тимирязев исемендәге хуҗалыкта да бәрәңгене сортларга аералар, сатуга кулланучы таләпләренә туры килерлек бәрәңге тәкъдим итәр өчен. кул белән яхшылып, балчыгыннан аерып җыйганнан соң, янәдән сортировка аша үткәрәләр. 
Мәшәкатьле хезмәт иясе - бәрәңгенең генә тиешле бәһасе юк, югары бәя куя калсаң да сатулашуга китә. Сатып алучының тауарга карата таләбе зурдан икән, тауарга куелган бәһа дә зурдан булырга тиеш, югыйсә... 
Һәр ике хуҗалык та бәрәңге алуда катнашкан иптәшләргә зур рәхмәтен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев