Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда кайсы хуҗалыклар мул сөт җитештерә?

Сентябрь ае авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен елның аеруча да җаваплы чоры. Уракны, көзге чәчүне үзвакытында төгәлләүне кайгырту белән беррәттән, мал азыгы хәзерләү, терлекчелек тармагын да күз уңыннан югалтырга ярамый.

Район күмәк хуҗалыкларында терлек саны елдан-ел арта бара һәм аларны сыйфатлы азык белән тәэмин итү хуҗалыклар алдында торган мөһим мәсьәләләрнең берсе. Быел терлекләрне уңышлы кышлату өчен район буенча тулаем 152 мең тонна сенаж, 32 мең тонна печән һәм 110 мең тонна силос хәзерләү бурычы тора. 8 сентябрь көненә кырчылык көндәлегеннән алынган мәгълүматлар буенча районда 255 мең 990 тонна сенаж һәм 27 мең 29 тонна печән хәзерләнгән. Терлекчелек тармагы ел әйләнәсе киеренке хезмәт көче таләп итә. Нинди генә җаваплы чорда да бу тармак игътибар үзәгеннән читтә калырга тиеш түгел. Бигрәк тә көндәлек сөт кимүгә юл куелу хуҗалык кассаларына сөт сатудан кергән табышта үз тәэсирен бик ачык сиздерә. Сөт җитештерүдә тотрыклылык һәм күренекле хезмәт күрсәткечләре фидакарь савымчыларның йөз аклыгы, тырышлыклары нәтиҗәсе. Елның 8 ае тәмам, әлеге ел башыннан күмәк хуҗалыкларда җитештерелгән сөт күләме буенча горурланырлык күрсәткечләр бар. 2020 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча күмәк хуҗалыкларда барлыгы 65 мең 333 тонна сөт җитештерелгән. Бу – узган елның шушы чорына карата 6 мең 825 тоннага мулрак, үсеш 12 процентны тәшкил итә.

Елның 8нче ае нәтиҗәләре буенча сөтчелектә лидерлыкны "Татарстан" күмәк хуҗалыгы саклап кала алды. Биредә ел башыннан 5 мең 833 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы нәтиҗәләр белән чагыштырганда 279 тоннага мулрак. Тулаем җитештерелгән сөтнең 2 мең 653 тоннасы мегафермада эшләүче савымчы кызлар хисабында. Фермада бүгенге көндә 447 баш савым сыеры исәпләнелә, 7 сыер савучы хезмәт куя. Савымчыларның өчесе – Светлана Идиатуллина, Резеда Хәйруллина, Дания Хәкимовалар "Татарстан" хуҗалыгының күренекле җитештерүчәнлек күрсәткечләре белән данлыклы, олы тәҗрибәгә ия савымчылары булса, 2019 нчы ел башыннан уңганнарыбыз сафын тулыландырган Равилә Хөснетдинова, Солтания Фатыхова, Сәрия Саматова һәм Әнисә Габдуллиналарның намус белән хезмәт куюлары, бердәм булып эшләүләре тагын да күркәмрәк хезмәт биеклекләренә юл ачты. Савымчыларга тулаем еллык сөт җитештерүчәнлек күрсәткечләре буенча да алдынгы үрләр теләп калабыз.

"Кызыл юл" күмәк хуҗалыгында да сөт терлекчелегенә игътибар зур. Биредә ел башыннан 5 мең 726 тонна сөт җитештерелгән, узган елның 8 айлык күрсәткечләре белән чагыштырганда үсеш тулаем сөт күрсәткеченнән 32 процентны тәшкил итә. Хуҗалыкта сөт терлекчелегенең гөрләп эшләвендә, әлбәттә, хуҗалык савымчыларының һәм җитәкчелекнең даими үсеш күрсәткечләренә йөз тотулары, җаваплылык белән караулары төп этәргеч. Ә инде савымчылык күрсәткечләре буенча лидерлык - "Кызыл юл" хуҗалыгының тырыш сыер савучы кызлары – Гөлнара Ибраһимова, Нурсия Рамазанова һәм Гөлнар Фәләхетдиновалар группасы кулында. 293 баш малкайдан ел башыннан тулаем 2 мең 414 тонна сөт савып алып, уңган савымчылар алдынгылык сафын әйдәп баралар.

Районда мул сөт җитештергән хуҗалыклар арасында беренче өчлекне "Дуслык" күмәк хуҗалыгы җөпли. Әлеге хуҗалыкта 2020 ел башыннан 4 мең 720 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы 8 айлык хезмәт күрсәткечләре белән чагыштырганда 702 тоннага мулрак. Хуҗалыкта 780 баш савым сыеры исәпләнелә, алардан көндәлек 21 тонна тирәсе сөт савылып, шуның 20,5 тоннасы дәүләткә озатыла. Киләчәктә дә "Дуслык" хуҗалыгының җитештерүчәнлек буенча күркәм нәтиҗәләре дәвамлы булсын!

Районыбыз күмәк хуҗалыкларында хезмәт куючы эшсөяр савымчыларыбызның барысының да сөтчелек тармагын тотрыклы тотуда, Балтачыбызны мул сөтле районнар исемлегенә күтәрүдә куйган хезмәтләре олы хөрмәткә лаек. Аларга алдагы хезмәт көннәрендә дә сөт аклыгы кебек саф, ак уңышлар, сәламәтлек һәм хәерле хезмәт үрләре теләп калабыз!

Киләчәгеңә ышаныч булганда гына иртәгесе көнгә якты өметләр белән карап була ул. Ил язмышын, халкының имин тормышын елларның муллыгы – хөрлеге хәл итә. Авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча махсуслашкан төбәкләр өчен дә елларның имин килүе, ашлыкның күкрәп уңуы, терлекчелек өлкәсендәге уңышлар киләчәк нигезле җирлек. 12 нче сентябрьдан республикабызның зур шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләренә старт бирелә. Татарстанда ярминкәләр ике якны да кәнәгать калдырырлык дәрәҗәдә оештырылуның нәтиҗәсе буларак, аның һәр яңа сезоны түземсезлек белән көтеп алына.

Башкалабыз Казанда ярминкәләрнең алыштыргысыз урыннары барлыкка килде. Балтач районы быел да Дәрвишләр бистәсендә урнашкан "Дерби" сату мәйданчыгында башкала халкына ит – сөт продукциясен, төрле ассортиментта ашлык, шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш һәм сорау күп булган башка бик күп төр ризыклар ассортиментын тәкъдим итәчәк. Күмәк хуҗалыклар 19 нчы сентябрьдан быелның тәүге ярминкәсендә сату белән катнашачак. Шулай ук теләкләре булган крестьян-фермер хуҗалыкларының, шәхси ярдәмче хуҗалыкларының җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләрен дә ярминкәдә тәкъдим итәргә мөмкинлекләре бар. Моның өчен Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә 2-52-33 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. "Сату итәргә теләгән кешеләргә башкалада узучы ярминкәләрдә урыннар булдыру белән ярдәм итәргә әзербез" - дип мәгълүмат җиткерде идарә белгече Ришат Нуриев.

Башкалада авыл хуҗалыгы ярминкәләре декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Узган елгы ярминкәләргә кыскача күзәтү ясап алсак, районыбызда җитештерелгән продукцияне башкала халкы бик теләп сатып алган, чөнки сыйфаты яхшы, бәяләр кәнәгатьләндерерлек. Район кулланучылар җәмгыятен, Балтач сөт-май комбинатын, “Бәхет” супермаркетлары челтәрен узган елгы ярминкәләр нәтиҗәләре буенча шактый уңышлы сату иткән оешмалар буларак билгеләп үтәргә мөмкин. “Дәүләтшин” һәм “Сәмигуллин” крестьян-фермер хуҗалыклары , Фәнил Әхкямов һәм Әхмәтхан Гәрәевларның шәхси ярдәмче хуҗалыклары да елның-елында ярминкәләрдә бик актив катнашалар. Моннан тыш, районыбызның тырыш фермеры Әхмәтхан Әхмәтша улы Гәрәев Казан шәһәренең Агросәнәгать комплексында үз шәхси сату ноктасын булдырып, башкала халкын табигый чиста шартларда җитештерелгән югары сыйфатлы ит ризыклары белән дә тәэмин итә.

Әлбәттә, сатып алучылар арасында югары сыйфатлы һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ беркайчан да кимеми. Быелгы ярминкәләр дә уңышлы узсын.

Мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. Кайтаваз радиосы журналисты Илзирә Гимадиева әзерләде.

http://baltasi.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1822191.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев