Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда кыр эшләре торышы

Май аеның беренче яртысы узып бара, көннәр аяз. Сабан культуралары чәчәргә комачауларлык табигый каршылыклар юк.

Эш сәгатьләрен озынайтып, чәчүне 20 майга кадәр төгәлләү өчен барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк. 12 май көнне кайсы хуҗалыкның күпме чәчкәнен түбәндәге сводкада күрерсез. Беренче сан эшләгән агрегатлар саны, икенчесе - чәчелгән гектарлар.
Бөрбаш
5
261
Яңа тормыш
4
250
Тимирязев исем.
3
244
Игенче
6
240
Кызыл юл
4
240
Сорнай
7
229
Дуслык
7
215
Сосна
3
190
Маяк
4
190
Труд
4
180
Якты юл
3
160
Кама
3
155
Смәел
4
136
Алга
4
130
Арбор
2
120
Активист
3
120
Татарстан
3
107
Уңыш
2
100
Борнак
2
94
Тукай исем.
2
90
12 май көнне район буенча 75 агрегат эшләп 3451 гектар чәчтеләр. Бер агрегатка 46 гектар гына туры килә. Күп хуҗалыкларда эшне иртән соң башлап, кичен иртә кайтып китү нәтиҗәсе бу. Әле район буенча сабан культуралары чәчү планының яртысы гына үтәлде. Сводкада 14нче майга чәчелгән мәйданнарның планга карата процентларда чагыштырмасы.
Татарстан
77
Якты юл
61
Кама
74
Кызыл юл
60
Труд
72
Маяк
60
Активист
69
Игенче
57
Яңа тормыш
66
Алга
50
Смәел
66
Тимирязев исем.
47
Сосна
65
Дуслык
45
Бөрбаш
62
Арбор
43
Борнак
62
Тукай исем.
31
Сорнай
62
Уңыш
28
Район буенча
59
«Кызыл юл», Тимирязев исемендәге, «Сосна», «Якты юл», «Кама» хуҗалыкларында чәчү агрегатларының көнлек җитештерүчәнлеге югары. «Татарстан», «Сорнай», «Сосна», «Якты юл» һәм «Кызыл юл»да чөгендер чәчтеләр. «Татарстан» - рапс, 7 хуҗалык кукуруз чәчте. «Татарстан», «Сорнай» һәм «Бөрбаш»та бәрәңге утырта башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250