Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда терлекчелек тармагы буенча ун айлык нәтиҗә ясалды (фото)

Быел ун айда авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең һәр 100 гектарына район күмәк хуҗалыкларында сөт - 701, ит 72 центнер җитештерелде. Бу җәһәттән җирдән иң нәтиҗәле файдаланган хуҗалык итеп "Смәел"не күрсәтергә мөмкин. Алар авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнең һәр 100 гектарына сөтне - 1071, итне 112 центнер җитештерделәр.

"Татарстан"да да әлеге күрсәткечләр 939 һәм 127 центнер тәшкил итте. Сөт җитештерү буенча "Дуслык" - 848, "Алга" - 834, ит буенча "Труд" - 147, "Яңа тормыш" - 120, "Кама" 111 центнер белән алда баралар. Инде ел башында булган мөгезле эре терлекләргә бүлеп исәпләгәндә ирешелгән нәтиҗәне карыйк.
Район буенча ит шундый һәр терлеккә 202 килограмм җитештерелгән. Ә "Смәел", "Кама", "Сосна" хуҗалыкларында ул - 239, "Алга"да - 234, "Татарстан"да 225 килограмм тәшкил итте. Ел башындагы булган мөгезле эре терлекләргә исәпләгәндә сөт сату күрсәткече ел саен яхшыра. Ун айда район буенча сатылган сөт бер мөгезле эре терлеккә 1534 килограмм туры килә. Ә "Кызыл юл"да ул - 1948, "Татарстан"да - 1821, "Алга"да - 1812, "Яңа тормыш"та 1788 килограмм тәшкил итте. Терлекчелек белгечләре үз эшләренә анализ ясаганда менә шушының ише күрсәткечләрне дә анализларга, чагыштырырга тиешләрдер.
Мөгезле эре терлекләр үлеме узган елның ун аена караганда 67 башка кимрәк булса да, 598 баш терлек үлемен норма дип канәгатьләнергә ярамый. Мөгезле эре терлекләрдән артым алу буенча беркадәр алга китеш бар. Район буенча һәр мөгезле эре терлектән - 705, симертүдәгеләреннән 746 грамм тәүлеклек артым алынган. Әмма бу нигездә хәзер санап китәсе хуҗалыклар исәбенә. Ун айда симертү группасындагы терлекләрнең һәркайсыннан 969 - 800 грамм тәүлеклек артым алган "Кама", "Татарстан", "Бөрбаш", "Кызыл юл, "Алга", "Арбор" хуҗалыклары терлекчеләренең хезмәте мактауга лаек. Терлекләрнең көнгә 500- 600 граммга гына үсешенә риза булган хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләренә коллегаларыннан үрнәк алып конкрет чаралар күрергә вакыт түгел микән.
Ун айда күмәк хуҗалыклар 52591 тонна (зачет исәбендә) сөт саттылар, узган елның шул чорындагыдан 3945 тоннага артык. Сатылган сөтнең 4943 тоннасы соңгы октябрь аена туры килә. Һәм монда бер кызыклы чагыштыру әйтеп үтәсе килә: "Татарстан" хуҗалыгы быел ун айда 20 күмәк хуҗалык октябрь аенда барысы бергә саткан кадәр диярлек - 4353 тонна сөт саткан.
Районда терлекчелекнең узган ун аена нәтиҗә ясау өчен "Активист" хуҗалыгына килгән җитәкчеләр, белгечләр алдына район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин бурычларны конкрет куйды. Продукция җитештерүне арттырмый торып, авылда эшләүчеләргә тиешенчә түләп булмый. Һәркемнең яхшы хезмәт хакы алып эшлисе килә. Ә моның өчен, билгеле, сөтне, итне азчыгымнар тотып күбрәк итеп җитештерергә һәм сыйфатлы итеп сатарга кирәк.
Семенар-киңәшмәгә килүчеләр "Активист"ның Улисьял фермасында сыерлар өчен яңа төзелгән торакны карадылар. Чыгымнары ул кадәр зур булмаган тиз төзелә торган мондый торакларның киләчәге өметле булырга тиеш дип сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250