Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда урып-җыю эшләре сыйфатын контрольгә алу буенча комиссияләр төзелде

Урып-җыю эшләрен үз вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгуның, көзге чәчү һәм туңга сөрүнең авыл хуҗалыгы культураларының уңышын күтәрүдәге мөһимлеген искә алып, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин эшнең сыйфатын контрольгә алу буенча комиссияләр төзү турында карар кабул итте.

Составында 7 кеше булган беренче комиссиянең рәисе «Хезмәт газетасының баш редакторы Вәкыйф Зәкиев, 8 кешелек икенче комиссиянеке район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин.
Башлык комиссияләргә урыннарда тикшерү нәтиҗәләре буенча җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар катнашында йомгак ясауны, тикшерү нәтиҗәләрен «Хезмәт» газетасында һәм «Кайтаваз» радиотапшыруларында киң яктыртуны, районның авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләренә комиссияләр эшчәнлегенә булышлык итүне йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250