Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районныӊ авыл хуҗалыгы өлкәсендә 9 айлык нәтиҗәләргә йомгак ясарга «Якты юл» хуҗалыгына җыйналдылар

Әлеге генә районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренеӊ бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән билгеләп үттеләр . Әмма бу өлкәдә көндәлек туып торган мәсьәләләр бәйрәмнәргә карамый һәм аларныӊ чишелеше һәрбер тармакта хезмәт куючылардан даими һәм максатчан эш тәлап итә.

Хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек тармагы өчен җавап бирүче белгечләр катнашында районныӊ авыл хуҗалыгы өлкәсендә 9 айлык нәтиҗәләргә йомгак ясарга «Якты юл» хуҗалыгы сайлап алынган иде. Район үзәгеннән иӊ читтә урнашкан бу хуҗалыкныӊ терлекчелек тармагындагы эшләрен урында күрергә мөмкинлек туды. Куныр авылында урнашкан терлекчелек торакларыныӊ кышкы чорга әзерлеге, мөмкинлектән чыгып, аларны заманча үзгәртү, терлекчеләр өчен эш шартларын яхшырту, гомүмән, үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру буенча билгеле эш башкарылган. Ферма тирәләрен чистарту, басуларга органик ашлама чыгару барышы да җитәкчеләрнеӊ күз алдында барды. Терлекләрне балансланган рацион белән ашату, һәр савым сыерыныӊ мөмкинлекләрен белү һәм аныӊ азыкка булган ихтыяҗын тулыландыру мәсьәләләре һәркемне кызыксындырды. Хуҗалыкныӊ терлек абзарлары белән танышып йөргәндәге сөйләшү авыл мәдәният йортында дәвам итте.

Җыелышта чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин билгеләп үткәнчә, 9 айлык нәтиҗәләр сөендерә дә, көендерә дә. Агымдагы елныӊ 9 аенда район буенча күмәк хуҗалыклардан 46956 тонна сөт, 4515 тонна ит сатылган. Алга, үсешкә барасыбыз килсә, уӊышлар белән мактанмыйча, кимчелекләрне бетерү өстендә ныклап эшләргә кирәк, дип билгеләп үтте ул. Ә җитешмәгән яклар дөрестән дә хәйран. Бу елда да терлекчелек өлкәсендә район хүҗалыклары тигез эшләмәде. Шуныӊ нәтиҗәсе буларак, алар 19 млн. 156 меӊ сум табышны кулдан ычкындырдылар. Монда вак мәсьәлә юк, һәр күрсәткеч икенчесе белән нык бәйләнгән. Ел башыннан симертүгә куелган терлекләрнеӊ көндәлек үсеше «Кама»да - 962 , «Яӊа тормыш»та - 949, «Татарстан»да 910 грамм булса, «Тукай»да ул - 636, «Игенче»дә - 677, «Сорнай» хуҗалыгында бары 679 грамм гына тәшкил итте. Район буенча бу күрсәткечнеӊ 745 грамм булуын исәпкә алганда, аерма зур.

Хуҗалыкларныӊ нәтиҗәле эшен бәяли торган төп күрсәткеч, ул авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрнеӊ һәр 100 гектарына продукция җитештерү. 2015 елныӊ 9 аенда район буенча һәр 100 гектарга уртача 65 центнер ит, 635 центнер сөт җитештерелгән. Түбәндәге саннарда хуҗалыкларныӊ тигез эшләмәве, хуҗалык итүдәге җибәрелгән кимчелекләр аеруча ачык чагыла. 5 хуҗалык («Труд», «Татарстан», «Яӊа тормыш», «Кама», «Смәел») итне һәр 100 гектарга 100 центнердан артык җитештерәләр, 14е әле уртача район күрсәткеченнән дә шактый түбән эшлиләр. Сөт җитештерүдә дә шундый чуарлык саклана. Район буенча авыл хуҗалыгы җирләренеӊ һәр 100 гектарына 635 центнер сөт җитештерелгән. «Смәел»дә ул - 975, «Татарстан»да - 856, «Алга»да - 757, «Дуслык»та - 755 центнер тәшкил итә. Шул вакытта 13 хуҗалыкта җитештерелгән сөт күләме районныкыннан күпкә ким.

«Бер җирлектә яшибез, бер үк төрле һава шартлары, белгечләр, терлекчеләребез бар, барыбыз да яхшы машиналарга утырып йөрибез, ни өчен әле безнеӊ күрсәткечләр шулай аерылып торырга тиеш?», дигән сорау куйды җыелышны алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин. Эшләгән кеше хезмәт хакын бар җирдә дә яхшы алырга тиеш, ә нәтиҗәле эш оештыру, продукцияне күп итеп җитештерү өчен алшартларны тудыру белгечләрдән, җитәкчеләрдән тора, дип ассызыклап узды ул. Җыелышта куелган тәлапләрнеӊ үтәлешенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләрнеӊ урыннарда булып, даими күзәтчелек алып барырга тиешлеге әйтелде. 9 айда районда 3 меӊгә якын савым сыерларын гамәлдән чыгару да безне бизәми, бу ким дигәндә 4 хуҗалыкныӊ сыер фермасы бит. Хуҗалыкларда иткә җибәрелгән төрле терлекләрне сату бәяләре арасында 2 тапкырга кадәр аерма булу, ул җитәкчеләре белән катгый сөйләшүгә нигез булып торачак. Моӊа киләчәктә нокта куелырга тиеш, дип билгеләп үтте Рамил Нотфуллин.
Фотоларны тулы күләмдә (47 данә) биредә карагыз: http://baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250