Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районыбыз кырларында

Урып-җыю эшләре тулы көченә башланып китүгә бик кирәкле яӊгырлар эшне бераз туктатып алды. Яӊгыры да бик кирәк, комбайнчылар да беренче гектарлардан соӊ килеп чыккан җитешсезлекләрне бетерү өчен тәнәфес алдылар.

4 август көненә районда барлыгы 4795 гектар мәйданда игеннәр теземнәргә салынган, борчак һәм арпа культураларын теземнәргә салырга керешкән хуҗалыклар да бар. 3621 гектар мәйданда игеннәр җыеп алынган, хуҗалык ындыр табакларына 17740 тонна икмәк кайтарылган. Хәзергә иӊ өлгерләрдән Тимирязев исемендәге хужалык – амбарларына 2707 тонна ашлык кайтардылар. «Татарстан» - 1574, «Яӊа тормыш» - 1460, «Сорнай» - 1312, «Якты юл» - 1111, «Арбор» хужалыклары 1002 тонна икмәк сугып алдылар.

Район буенча һәр гектардан уртача уӊыш хәзергә 49 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев