Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районыбызда иген кырларына сәяхәт кылынды

Соӊгы елларда игеннәрне җыеп алуга керешкәнче район басуларын, кырларын күмәк хуҗалык җитәкчеләре белән бергәләп карап, бәя бирү гәдәткә керде.

Кемдер аны социализм чоры чарасы дип билгели, кемдер урынга барып барлык хезмәттәшләреӊ алдында зур имтихан тотуга тиӊли. Менә бу елда мәгълүм сәбәпләр аркасында бераз соӊарып район башлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, идарә белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре утырган автобус дүшәмбе көн өйләдән соӊ имтихан буласы урынга - иген кырларына юнәлде.

Быелгы үзара имтихан тоту «Алга» хуҗалыгы җирләреннән башланды. Кара күл артыннан кереп киткән юлдан Ярак Чурма, Гондыр авыллары тирәли урнашкан язгы бодай, солы, борчак басуларыныӊ чисталыгы һәм игеннәрнеӊ күкрәп үсүе бер карауга күзгә ташлана. Бу очракта вакытныӊ тыгызлыгын искә алып, хуҗалык басуларын автобустан карау белән генә чикләндек. Басу юлы суларын тирә-юньгә чәчрәтә-чәчрәтә, «Сосна» хуҗалыгы җирләренә килеп кердек. Автобус тәрәзәсеннән, хуҗалык җирләрендә урнашкан фермерлык белән шөгыльләнүчеләрнеӊ басулары үзенеӊ чүпле һәм игеннәрнеӊ начар булуы белән аерылып торуы күзгә ташлана.

- «Ашлама алмыйлар, чүп үләнгә каршы көрәшмиләр, һаман бер җиргә бер төрле культура утырталар, орлыкларны теләсә кайдан алалар», - дип үзенеӊ ризасызлыгын белдерде авыл хуҗалыгы идарәсенеӊ баш агрономы Мәсхүт Гарипов. Моӊа каршы район башлыгы Рамил Нотфуллинныӊ: «Сез чарасын күрмәгәч, шулай була инде», - дигән бәясе белән килешмичә дә булмый иде. Аныӊ каравы, «Сосна» күмәк хуҗалыгы игеннәре үзенеӊ торышы белән сөендерә. Соӊгы елларда хуҗалыкныӊ бу тармак белән ныклап шөгыльләнүе аныӊ басуларында күренә. Бүгенге көндә район хуҗалыклары арасында иӊ зур күләмдә сенаж салырга өлгерүе дә моӊа дәлил.

«Уӊыш» хужалыгы кырларына да автобус тәрәзәсеннән күз салып, узып киттек. Җитәкчеләре даими алышынып торган хуҗалыкныӊ иген кырлары начар булмаса да, алдан мактап, күз тияр, дип чикләндек. Тукай исемендәге хуҗалыкныӊ арыш басулары яхшы уӊыш вәгъдә итә, кышка терлек азыгын мулдан хәзерләү максаты белән 200 гектар җирдә игелә торган кукуруз да, күз тимәсен, яхшы күренә. Узган ел тырыша-тырыша 100 гектарда иккән рапстан уӊмасалар да, максатларын үзгәртмәгәннәр, бу елда чәчелгән 70 гектарлы рапс басуы тиешенчә тәрбияләүне дәвам иткәндә уӊышны мулдан бирәчәк.

Елныӊ-елында «Дуслык» хуҗалыгы басуларына аяк басканда хуҗалык җитәкчеләре үзләренеӊ соклануларын яшермиләр. Бу елда да шулай булды: гомуми 200 гектарда игелгән «Львовская-4» сортлы көзге бодай, «Яромир» һәм «Вакула» сортлы арпа басуларында туктагач, җитәкчеләр ихластан, «күпме бирер икән болар», дип бер-берсеннән белештеләр. Алдагы көнне хуҗалыкта булганда Тагашур авылы янында сенаж салырга дип еккан теземнәрнеӊ күләмен күреп үзем дә шаккаткан идем.

«Борнак» күмәк хуҗалыгы басулары елдан-ел күзгә күренеп яхшыра, бу инде игенчелек белән ныклап шөгыльләнәләр, дигән сүз. Кукуруз басуы үзенеӊ яхшы тишелеше һәм биеклеге белән аерылып тора. «Татарстан» хуҗалыгыннан алган «Казанская-560» көзге бодае хуҗалык җиренә килешкән, уӊышны мулдан бирәчәк. 120 гектарда игелә торган борчакны суктырып алырга ниятлиләр, анысы да бик кирәк. Арпаныӊ «Тимерхан» сортлысы чәчелгән басу яхшы күренә, ул тиешенчә эшкәртелгән, чүп үләннәре дә юк.

«Смәел» хуҗалыгында игенчелек юнәлеше мөһим, чөнки терлекләрнеӊ баш саныныӊ тыгыз булуы терлек азыгын әзерләүгә өстәмә җаваплылык өсти. Районда иӊ зур мәйданда - 650 гектарда кукуруз игелүе дә юкка түгел. Җирнеӊ чагыштырмача аз булуы борчак, люцерна культураларына өстенлек бирүне дә сорый. «4-5 ел уӊыш алгач, люцерна җирләрен эшкәртеп, яӊа урынга күчермичә булмый», - ди хуҗалык рәисе Илһам Шакиров.

«Труд» хуҗалыгы җирләренә аяк басуга, безне җиренә җиткереп иккән рапс басуы каршы алды. 6 майда 82 гектарда чәчелгән «Нур» сортлы арпа басулары белән хозурланып барганда, автобусыбызныӊ чираттагы зур сулы чокырда утырып калуын да абайламадык. Хуҗалык җитәкчесе ярдәмгә чакырган тракторны көтмичә, басу юлыннан район башлыгы җитәкчелегендә игеннәрнеӊ торышы белән кызыксынып, алга атладык. «Экада-109» сортлы 52 гектарда игелә торган язгы бодай басуы белән якыннан танышырга мөмкинлек туды. «Чепья шундый җир инде, ике ел элек нәкъ үзәктә автобусныӊ газы бетеп, заправкага кадәр урамнан җәяү атлаган идек, менә быел басудан җәяүлибез», - дип, Рәшит Һадиевка төрттереп алырга да онытмады җор телле җитәкчеләр.

«Арбор» хуҗалыгында майда яӊгырлар булмагач, бик борчылганнар иде. Әмма язгы бодай һәм арпа басулары хәзер бер хуҗалыкныкыннан да ким түгел, мул уӊыш вәгъдә итәләр. Күз тимәсен дигәннәрдер, бу басуларны маршрутка кертмәгән булып чыктылар. Хуҗалыкныӊ карап киткән тритикале культурасы, «Подарок» сортлы арышы, «Якты юл» хуҗалыгының рапс һәм кукуруз басулары күңелдә канәгатьләнү хисе калдырды. «Активист» күмәк хуҗалыгы игенчеләре тырышлыгы басуларныӊ чисталыгында, мул уӊыш вәгъдә итүендә чагыла. Арпаныӊ «Раушан», солыныӊ «Конкор» сортлысын чәчеп, монда оттырмаганнар. 160 гектарда игелүче «Ватан» сортлы борчак басуында сенажга алына торган теземнәрнеӊ мул һәм борчак кузакларыныӊ тулы булуына автобустан төшеп инандылар. «Борчакныӊ 120 гектарын сугарга, дип фикерлибез, шунсыз булмый», - дип аӊлатты хуҗалыкныӊ яӊа җитәкчесе Рафил Зәкиев. Яӊа рәискә дә, үзебезгә дә уӊышлы ел булсын иде, дигән теләкләр күп булды.

«Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин алгарак утырып, басулар белән таныштыра-таныштыра автобусны ике яктан агач утыртылган юлдан алып бара башлагач, арттагылар белән «Рәшит Хафизович шикелле батырырга уйлый бугай», - дип шаяртырга да өлгермәдек, автобусыбыз сулы чокырда утырып калды. Соӊга калу да көч өстәде бугай, шоферныӊ осталыгы һәм күмәк тырышлык белән бу юлы читтән ярдәм көтмичә автобусны этеп чыгардык. «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы рапс заводы иясе буларак бу культураны игүгә аеруча игътибар бирә. 425 гектар мәйданда игелгән бу культураныӊ торышын, кызганыч, карый алмадык. Әмма Чутай авылы янында ике басуда гөрләп үсеп утырган «РОС-140» исемле сортлы кукуруз басуын күргәч, монда һәр басуда тәртип, игеннәрнеӊ куе һәм башакларныӊ саллы булуына инандык. Кукурузны бу елда да орлыкка суктырырга исәпләре, гомуми мәйданы да 423 гектар икән. Шушма янында 20 гектар чөгендер дә уӊышы белән куандырыр, дип көтәләр монда. Бүгенгә сәяхәтебезне туктатып, башка хуҗалыкларныӊ иген кырларын ныклап карауны башка көнгә калдырыйк, аннан нәтиҗә ясарбыз, дигән фикергә килеп, кире Балтачка юнәлдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250