Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Разиясы, Руфинәсе (+фоторепортаж)

"Маяк" хуҗалыгына күптән барганым юк, анда инде мин белгән кешеләр калмагандыр дип уйлаган идем, ялгышканмын. Шеңшеңәр фермасы мөдире Раиф Шәрипов иң тырыш терлекчеләребезнең берсе дип таныштырган Разия Әхмәтханованы, мәсәлән, балачактан ук бик әйбәт беләм. Безнең авылдагы туганнарына кунакка менгән чордан ук. Аннан соң да әле очрашкалап тордык.

Смәел кызы ул. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң өч ел Смәелдә сыерлар сава, Шеңшеңәргә тормышка чыккач та җиңел эш эзләп йөрми - менә инде утыз бер ел шушы фермада. Ун еллап сыерлар сауса, тагын шуның кадәр бозаулар карый, инде яңа туган бозаулар бүлегенә күчүенә дә ун еллап вакыт үткән. Соңгысы фермадагы иң авыр, иң четерекле участокларның берсе икәнен күпләр белә, әмма Разия зарланучылардан түгел.

- Һәр эшнең үз авырлыгы, үз җаваплылыгы инде, - ди ул. - Сыер савучыларга да җиңел түгел, аларда кул эше генә юк, бездә киресенчә, бөтенесе кул белән эшлисе, аерма шунда гына.

Кулдашы Руфинә Гыйниятуллина белән икесенә ике абзарда 60-70ләп бозау карый алар. Бозауларның 80-90га җиткән чаклары да була. Менә шуның кадәр бозауның һәркайсын утыз көнләп шешәдән ашатырга, аннан чиләккә өйрәтергә, көндәлек печән сулары кайнатып эчертергә, онын, солысын, витаминын, печәнен салырга, аңа кадәр әле барысын складлардан алып килергә, бүлгәләнгән клеткаларны чистартырга... тагын әллә ниләр эшләргә кирәк. Әле абзарның бер ягында бозауларга җиткән сыерлар тора, кайчакта бу кызларга "кендек әбисе" булырга да туры килә. Кыскасы, бер минут ял итәсе түгел. Алар инде һәр эшне конвейерга көйләнгән кебек эшләргә күнеккән, бер-берсен күз карашыннан аңларга өйрәнгәннәре дә сизелеп тора, шуңа да монысын син эшлә, моны мин эшлим дип эш бүлешәселәре дә юк. Эш авырлыгы, күплеге дә, мөгаен, шуңа сизелмидер. Тәҗрибәләре дә күп шул инде, Руфинә дә 1983 елдан бирле терлекчелектә икән.

- Элек сез Шеңшеңәрдә иң күп сыер асраучы идегез, күп авылларда сыерлар кимегән чакта да бишәр сыер асрадыгыз. Әле дә шулаймы? - дип кызыксынам Разиядан.

- Юк, киметтек инде, икегә генә калдырдык, - ди ул. - Малны аны бездә бөтен кеше дә күпләп асрый, хуҗалык терлек азыгын бик күпләп бирә, эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлеге дә бар бит. Ә Шеңшеңәрдә, Орда элек-электән бик тырыш халык яши...
Раиф та шулай ди (хәер, бу авылларның уңган-булган кешеләре турында заманында күп язылды). Ул үзе дә кайчандыр хуҗалыкның уңган шоферы булган. "Ундүрт ел элек, рейстан кайтып кергән көйгә, ихтыяри-мәҗбүри ферма мөдире итеп куйдылар, менә шулай эшләп китәргә туры килде", - ди ул.

- Бөтен абзарларыгыз ап-ак итеп акшарланган, семинарга хәзерләнгән идегезме әллә? - дим (чисталык, тәртип булганга, аларның хәтта иске икәнлекләре дә беленми).

- Ел саен көздән әнә шулай агартып, тәртипләп калдырабыз, язга кадәр чиста, матур булып торалар.

- Элекке абзарларга да реконструкция ясалган, яңасы да күренә...

- Әйе, бөтен абзарларга өскә һава юллары эшләнде, яктылык өчен дә файдасы зур булды. Үткән ел 200 башлык сыер абзарына капиталь ремонт ясалды, ә теге яңа абзар ике ел элек төзелде.

- Моннан утыз еллап элек, сезнең хуҗалыкның бер сыеры районда иң күп сөт биргән иде, шул чакта терлекчегез (кызганычка, исеме хәтердә калмаган), "Их, барысы да 24әрне бирсә!" - дигән иде. Бүген фермагызда рекордчы сыерлар күпме сөт бирә?

- Утызарны бирүчеләребез дә бар, бер елга 8000 килограммны үтеп китүчеләр дистәгә якын. Ферма буенча уртача һәр сыердан көндәлек 16 килограммнан артыграк, бөтенесе 5,5 тонна сөт савабыз, бу алдагы елга караганда 350 килограммга артыграк.

- Элек биредә дуңгызлар да бар иде...

- Аларны ике-өч ел элек бетердек, абзарларын үзгәртеп, мөгезле эре терлеккә яраклаштырдык, әлегә өч дуңгыз урынына бер мөгезле эре терлек дигән санны гына куып җитә алмадык, быел тутыра алмабызмы дип тырышабыз.

- Бер чорда терлекчелектә кадрлар белән бик авыр иде. Хәтта бухгалтериядә эшләүчеләр дә чираттан эшләде.

- Әле дә очын-очка ялгап барабыз дисәң, дөресрәк булыр. Ял иттерүчебез бар үзе, әмма берәр терлекче авырып китсә, ялсыз эшләргә туры килә инде. Бездә генә түгел бит ул, гомумән, авылларда бүгенге төп көч булган буын пенсиягә чыгып китсә, нәрсә булыр, уйларга да куркыныч бит. Менә шуңа күрә дә ярый әле Резидә Нәкыйпова, Нурзифа Мөхәммәдиева, Гөлфия Салихҗанова, Кәүсәрия Сәләхиева, Зәрия Салихова кебек бик тәҗрибәле терлекчеләребез, белгечләребез бар, дип шөкер итәбез.

- Кайбер хуҗалыкларда, үткән елгы корылык нәтиҗәсендә, терлек азыгы белән шактый кыен хәлдә калдылар. Ә сездә ничек?

- Шөкер, бездә бернинди проблема юк. Бик тилмергән берничә хуҗалыкка сатабыз да әле. Бер еллык запасыбыз бар, алдагы еллардан гел әзерләнеп килү нәтиҗәсе бу.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250