Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һәрбер хезмәткәрне шәхес итеп күрүче җитәкче (+ бик күп фото)

Тәүфыйк Гыйләҗев: «Күпмилләтле халык булып туплансак та, бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, уңай нәтиҗә өчен дип тырышып эшлибез»

Күпмилләтле хезмәткәрләре белән горурланучы, авылларындагы хезмәт урыннарын саклап калырга омтылучы, яңалыклардан курыкмаучы, ләкин аларны үзләрендә җайлап кына кулланышка кертүче җитәкче Тәүфыйк Гыйләҗев белән хуҗалыкның кырларында булып, күргән-белгәннәр белән уртаклашып, фикерләшеп алдык.

«Сорнай» хуҗалыгында совет чорларыннан бирле сакланып килгән бик яхшы бер традиция бар – җир эшкәртү, чәчү эшләре бердәмлек белән башкарылганнан соң, шушы кампаниядә катнашучылар басу-кырларга чыгып, бер-берсенең һәм үзләренең эшләренә бәя бирәләр. Башта күзәтеп чыгалар, яхшы икән мактау сүзләре ишетәләр, ә инде берәр төгәлсезлегең бар икән, хезмәттәшләрең барында кызарырга да туры килергә мөмкин. Шулай да иң күңелле мизгелләре – биредә һәркем тырыш хезмәте өчен премия ала. Кемнәрдер акчалата, кемнәрдер бозауга лаек була. Шушы матур чарадан соң «Сорнай» җәмгыяте белән унбер ел җитәкчелек итүче Тәүфыйк Гыйләҗев дистә елга нәтиҗә ясап, киләчәккә булган планнары хакында сөйләп үтте.

– Тәүфыйк Газизович, сүзебезне матур традициягездән башлыйк әле. Басу-кырларга язгы кыр эшләреннән соң контроль ясау ниндидер нәтиҗәләр бирәме?

– Бу чыннан да бик озак еллардан бирле үткәрелә торган чара инде. Аның нәтиҗәсе, әлбәттә, бар. Механизаторлар анда бит үз эшләренә бәяне үзләре генә бирми, башкалар да алар хезмәтен бәяли. Менә шул чакта йөзләре кызармас өчен чәчү кампаниясен зур тырышлык һәм җаваплылык белән башкарып чыгу сорала да инде. Басуларда йөреп, чәчү нәтиҗәләрен күреп кайтканнан соң баш агроном, инженер тарафыннан да тирәнтен анализ ясала һәм һәрберсенә эшләгән вакытында нинди кимчелекләр җибәргәнлеге ачык әйтелә. Механизаторлар эшне кушканга гына түгел, ә киләчәк уңыш та алар кулында икәнне аңлап башкарырга тиешләр йөкләнгән хезмәтләрен.

– Уҗымнарның тишелеше ничегрәк булды соң?

– Көзге арыш әйбәт кышлаган кебек иде, тик язның сузылуы белән, яңгырлар, дым булмау сәбәпле начарайды. Көзге бодайны симәнәгә дип кырык гектарын гына калдырдык. Ул начар тишелгәнлектән, бозып чәчмәдек, ә «Амазон» чәчкече белән яңадан өстенә чәчтек. Бүгенге көндә инде алар матур гына үсеп киләләр. Яңгырлар вакытында булса, әлбәттә, уңыш өчен куркырга кирәкми, ә менә булмаса, борчылырга җирлек бар.

– Районыбызда элек сугару системаларыннан уңышлы гына файдаланганнар. Тик дистә еллар элек ул бетте һәм районыбызда бу эшне яңадан торгызып җибәрүче булып нәкъ менә сезнең хуҗалык тора. Тәүфыйк Газизович, әгәр ел коры килсә, әлеге су сиптергечләр сезгә күпмедер ярдәм итәр дип уйлыйсызмы?

– Мин эшкә кайткан 1986 елларда да хуҗалыгыбызда су сиптерү фрегатлары бар иде. Көек плотинасыннан су килеп, якын-тирә басуларны су белән туендыра иде ул. Аннан соң нигәдер ул бетте, кирәксенелми башлады. Ә бу сугару системасын булдыру безнең өчен дә, безнең җирлек өчен дә зур плюсләр алып килде. Урта Ушма авылына юл юк иде, бик тилмерделәр инде алар юлсызлыктан. Ә шушы сугару системасын эшләгән вакытта әлеге авыл янәшәсендә плотина төзелеп, шуның яныннан юл да салынды. Хәзер әлеге авылда яшәүчеләр рәхәтләнеп шушы юл аша йөри. Ә инде сугару системасына килгәндә, әлбәттә, ел коры килә калса, уңышны арттыруда аның роле булачагына ышанабыз. Ул менә шушы көннәрдә эшли башлады. Әлеге агрегат бер әйләнгәндә 62 гектар җирне су белән туендыра. Иң беренче булып без аны 40 гектарлы бодай басуында эшләтә башладык, аннан чират кукурузга җитәчәк.

– Бик авыр ел килергә ошый дидегез. Узган ел тупланган азыкларыгыз бармы әле?

– Әйе, бүгенге көндә 2000 тонна тирәсе сенаж һәм 1800 тонна силос запасларыбыз бар. Беренче укостан сенаж да, печән дә бик яхшы булмаса да, икенче укослары яхшы булыр һәм терлекләргә җитәрлек азык туплый алырбыз дип ышанабыз.

– Тәүфыйк Газизович, Түбән Ушма фермасында булган вакытта анда эшләүчеләр родильный булмау авыр дигәннәр иде. Бу мәсьәлә хәл ителү ягындамы?

– Түбән Ушмада родильный төзиячәкбез, Мөндешләр белән сөйләшү булды инде. Бер көн эчендә генә төзелә торган ферма түгел, шулай да җайлап бу эшне дә башкарып чыгачакбыз. Шушы ферманы төзү белән бәйле рәвештә нәселле терлек санын арттыру да күздә тотыла.

– Техникаларны яңарту, төзекләндерү эшләре ничегрәк тора?

– Үзем җитәкче булып эшли башлаганнан бирле без бик күп техникаларны яңарттык инде. «Магдон», ике «Акрос», бер «Полесье» комбайны, ике «К-700» тракторы, «Амазон» чәчкече алдык. Яңарышлар һәрбер өлкәдә булып тора. Машина-трактор паркында гына түгел, һәрбер объектта эшләргә тырышабыз. Амбарларда да планлаштырган төзекләндерүләр бара. Шулай ук Балтачтагы ындыр табагына яңа «МИГ-18» киптерү агрегаты урнаштырабыз. Җайлап уракка да әзерләнә торабыз.

– Тәүфыйк Газизович, сез нинди җитәкче, үзегезгә бәя бирегез әле?

– Мин кеше белән уңай мөгамәләдә булырга тырышам. Кычкырып кешене җиңеп булмый. Аның белән фикерләшеп, аны борчыган мәсьә-ләләрне белергә, ул проблемаларны хәл итәргә тырышам. Кешене тыңлый белергә кирәк. Һәрбер кеше ул аерым шәхес, механизатормы ул, сыер савучымы. Нинди генә гозер белән керсәләр дә борып чыгарганым юк. Шул ук вакытта җирлек башлыгы Сергей Мухин белән дә аңлашып эшлибез, җирлегебездә булган проблемаларны уртага салып сөйләшәбез. Мәктәп белән дә бергә эшлибез. Нинди генә бәйрәм, нинди генә чара булса да алар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Анда да бит җирлек балалары, үзебездә эшләүчеләрнең балалары белем ала, шуңа да уңай хәл итеп барабыз, көчебездән килгәнчә ярдәм итәбез.

– Озак еллар эшләгән җитәкчеләрнең көчле командасы тупланган була...

– Әйе, бездә эшләүче һәрбер белгеч үз эшенең чын остасы. Каяндыр килгән егет-кызлар түгел, үзебезнекеләр. Шулай ук хуҗалыгыбызда эшләүче хезмәткәрләр белән дә бик горурланабыз. Күпмилләтле халык булып туплансак та, бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, уңай нәтиҗә өчен дип тырышып эшлибез. Аларның һәркайсына шуның өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

– Тәүфыйк Газизович, без дә үз чиратыбызда әңгәмәгез өчен сезгә зур рәхмәт белдереп, эшләрегездә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев