Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рекордлы уңышы белән «Кызыл юл» таң калдыра

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренең сигезендә 77 гектарда азык чөгендере үстерделәр. Әмма аның яртысында гына уңышы алынган әле.

«Кызыл юл»да 20 гектарда үстереп, инде җыеп алдылар. Һәр гектардардан рекордлы уңыш - 600 центнерга якын чыккан. «Сорнай»да 10 гектарда үстереп, яртысыннан артыгында чөгендерне җыйганнар. Уңышы әйбәт, һәр гектардан 500 центнердан артык чыга.
«Борнак»та 5 гектар үстереп, аннан 230 тоннадан артык уңыш җыйдылар. Әмма «Татарстан», «Смәел», «Труд» хуҗалыкларында чөгендерләрен ала башламадылар әле. Октябрьда да әбиләр чуагы булыр әле дип көтәләрме әллә.

Фото: http://agro-semena.com/ru/nasinnya/tehnichni-kulturi/kormoviy-buryak/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250