Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ришат Нуриев: «Джон Дир» – акча эшли торган техника»

- «Көндәлек чыгымнарны киметү өчен (ягулык, запчастьлар, хезмәт хакы) көчле егәрлекле техника һәм югары җитештерә торган агрегатлар сатып алырга кирәк. «Джон Дир» - акча эшли торган техника», - ди Ришат Нуриев.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең өлкән белгече Ришат Нуриев үзенең сүзен - «көчле егәрле техникадан һәм югары җитештерә торган агрегатлардан башка хәзерге вакытта бизнесны алып барып булмый», дип башлады. Чөнки хуҗалыклардагы энергия белән тәэмин итү билгеләнгән эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Районның хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре үзләре дә бу аксиоманы яхшы аңлыйлар, яңа техникага булган бәя генә чапан итәгеннән тарта шул.

Балтач районында бүгенге көндә 100га чәчә торган майданга 201 егәрле ат көче туры килә, ә Республикада бу сан уртача 158, чит илләрдә ул сан 350дән артып китә. Шуның бер егәрле ат көчен киметмәү өчен дә бик зур тырышлык һәм ел әйләнә машина трактор паркын яңартып бару сорала. Әйдәп баручы хуҗалыкларга күз салсак - «Татарстан» - 225, «Дуслык» - 217, «Кама» - 210, им.Тимирязева - 208, «Кызыл юл» - 206 егәрле ат көче туры килә. Шулай ук бу хуҗалыкларда физик берәмлеккә караганда эталон берәмлек күбрәк тәшкил итә.

Күп еллар кулланылышта булган техника күп чыгымнар сорый башлый. Иң кызганычы - хуҗалыклар арасында анализ ясасак, ел буена запчастька киткән чыгым, яңа алган техникага карата берничә мәртәбә артып киткәннәре дә бар. Техниканың куллану вакыты срогыннан үтеп китсә аңа күбрәк чыгым кирәк була.

Шушы авырлыкларга карамастан, шөкер, күмәк хуҗалыкларыбыз техника паркын яңа төр машиналар белән тулыландыру өчен төрле мөмкинлекләр әзлиләр, табалар.
Агымдагы елда хуҗалыкларга 74 миллионлык өр-яңа төр техника һәм агрегатлар кайтарылды: «Смаил» хуҗалагы (рәсемдә) чит илдә җыелган терлек азыгы әзерли торган «Джон Дир» комбайны, «Татарстан» хуҗалыгы үзйөрешле чапкыч «Магдон», «Игенче» хуҗалыгы К-744 Р1 тракторы һәм «Амазония» чәчү комплексы, «Кызыл юл» хуҗалыгы «Полесье КВК-800» комбайны, «Борнак» үзйөрешле чапкыч «КСУ-7».

Игеннәр өлгергәнче, алдан аяк киенеп «Якты юл» һәм «Яңа тормыш» хуҗалыклары «Акрос-550» маркалы комбайннар сатып алдылар. Шулай ук, киләсе айга кайтартырга дип биш хуҗалык «Акрос - 550» маркалы комбайнга килешү төзеделәр.

«Акчаны кызгансак та, алырга булдык, чөнки азыкны әзерләгәндә сыйфатка зур игътибар бирелә, бу агрегат, мәсәлән кукуруза орлыкларын да сыттырып чыгара, димәк, базда сыйфатлы азык булачак», - ди «Кызыл юл» хуҗалыгы рәисе Фердинанд Хәйруллин.

Дөрестән дә, җитештерелегән авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя елына тиенләп артса, шуны җитештерергә дип чыгарылган техника бәясе елына икеләтә арта. Бу очракта авыл хуҗалыгы техникасын бик чамалап, иң кирәклесен генә алырсың да.

Зур булышлыкны хөкүмәт программалары алып тора:
1. Республика программасы «40х60» - алынган техниканың 40% бәясен кире кайтара.
2. Рәсәй программасы №«1432» - техниканың бәясе 25% киметеп сатыла.
Ташламалы лизинглар:
1. АО «Росагролизинг» - еллык бәя артуы - 3,5%.
2. АО «Татагролизинг» - еллык бәя артуы - 5%.
Хуҗалыкларда ел дәвамында яңа төр техника кайтару буенча эш алып барылачак, димәк көчле, егәрлекле техника булганда башкарылган эшнен сыйфаты да әйбәт булачак.
Ришат Нуриев,
Район авыл хуҗалыгы
һәм азык-төлек идарәсенең
өлкән белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250