Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ришат Нуриев: "Көчле егәрле техникадан башка булмый" (+фото)

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өлкән белгече Ришат Нуриев үзенеӊ сүзен, көчле егәрле техникадан башка хәзерге вакытта булмый, дип башлады.

Районныӊ хужалык җитәкчеләре, белгечләре үзләре дә бу аксиоманы яхшы аӊлыйлар, яӊа техникага булган бәя генә чапан итәгеннән тарта шул.
Дөрестән дә, җитештерелегән авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя елына тиенләп артса, шуны җитештерергә дип чыгарылган техника бәясе елына икеләтә арта. Бу очракта авыл хуҗалыгы техникасын бик чамалап, иӊ кирәклесен генә алырсыӊ да.
Шушы авырлыкларга карамастан, шөкер, күмәк хуҗалыкларыбыз техника паркын яӊа төр машиналар белән тулыландыру өчен төрле мөмкинлекләр әзлиләр, табалар. Менә бу елныӊ өч аенда гына хуҗалыкларга 44 миллионлык өр-яӊа төр техника кайткан.
«Игенче», «Кызыл юл», «Яӊа тормыш» хуҗалыклары дистә миллион сум керемнәрен кызганмаганнар, шушы өлкәгә тотканнар. «Игенче» хуҗалыгы К-744 Р1 маркалы, «Бөрбаш» - МТЗ-82, «Сосна» - МТЗ-1221, «Труд» һәм «Активист» хуҗалыклары Т-150 тракторы, «Алга» хуҗалыгы МТЗ-82, МТЗ-1221 тракторлары, ә «Арбор» хуҗалыгы ДТ-75 маркалы трактор сатып алганнар. Игеннәр өлгергәнче, алдан аяк киенеп «Якты юл», «Яӊа тормыш» хуҗалыклары Акрос - 550 маркалы комбайннар кайтарганнар. «Кызыл юл» хуҗалыгы терлек азыгы әзерлегенә керешкәнче, дип 10 миллион 500 меӊ сумга модификацияләнгән «Десна-Полесье» комбайны сатып алган.
Акчаны кызгансак та, алырга булдык, чөнки азыкны әзерләгәндә сыйфатка зур игътибар бирелә, бу агрегат, мәсәлән кукуруза орлыкларын да сыттырып чыгара, димәк, базда сыйфатлы азык булачак, ди «Кызыл юл» хуҗалыгы рәисе Фердинанд Хәйруллин. Чәчүне сыйфатлы итеп үткәрүдә яӊа төр техника куллану яхшы нәтиҗә бирә, шушыны истә тотып, бу елныӊ өч аенда 12 чәчкеч кайтарылган, «Дуслык» һәм «Игенче» хуҗалыклары яӊа чәчү комплексларын да ала алганнар.
Хуҗалыкларда ел дәвамында яӊа төр техника кайтару буенча эш алып барылачак, димәк көчле , егәрлекле техника булганда башкарылган эшнеӊ сыйфаты да әйбәт булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250