Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һәркемнеӊ эше әһәмиятле

Чәчүнеӊ башлангычы амбарда икәнен «Яӊа тормыш» хуҗалыгында яхшы беләләр. Беренче ашлыклар кайту белән монда иӊ элек югары сыфатлы орлык хәзерләү хәстәренә керешәләр.

Амбар хужалыгы мөдире Рифкать Вәлиев районда иӊ тәҗрибәлеләрнеӊ берсе, бу өлкәдә чирек гасырдан артык   эшли, һәр эшнеӊ җаен белә. Чиратлап эшләүче шоферлар белән уртак тел табып, ашлык көшелләренеӊ вакытында һәм тиешенчә урнашуына ирешә.

Василий Ильмурзин белән Григорий Платунов үз чиратларында, СЗП-3,6  чәчкечендә иӊ мөһим эшләрнеӊ берсен башкарлар. Чәчкечнеӊ тыгылмавы, орлыкларныӊ тигез чәчелеп баруы алардан тора. 33 ел тракторда эшләгән Шамил Гыйльманов   чылбырлы тракторы белән чәчү агрегатыныӊ тиешенчә эшләвен чын осталарча башкара. Тәжрибәсе, эшкә карашы белән хужалыкныӊ иӊ алдынгы  механизаторларыныӊ берсе ул. Ел саен чәчкән  иген кырларын исәпләсәӊ, исеӊ-акылыӊ китәрлек. Шоферлар Салихҗан Сабирҗанов белән Рахип Гыйльманов лаеклы ялда булсалар да, әле дә сафта. Рахип ага басуда эшәүче трактор-комбайннарны ягулык белән тәэмин итеп торса, Салихҗан ага чәчү орлыгын чәчкечкә төяп тора, берничә көннән 65 яшьлек юбилеен уздырырга җыена. Олы яшьтә булсак та, без дә эшкә ярыйбыз, диләр, шуӊа кәефләре дә югары.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге чәчү