Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Рәхмәттән башка сүз юк»

Районда соңгы елларда грантлар отып, үз эшен булдыручылар, аны тагын да киңәйтүчеләр шактый.

Шундыйларның берсе – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән төзелгән, 2019 елда матди-техник базаны үстерү буенча 42,2 миллион сум күләмендә министрлык гранты алган Чепьядагы «Май» сөт җитештерү һәм эшкәртү кооперативы шушы көннәрдә үз продукциясен чыгара башлады. Аларның эшчәнлеге белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та танышты.

– 2018 елда, элекке газ хуҗалыгы урнашкан, буш торган бинаны үзгәртеп, янкормалар төзеп, сөт кабул итә башладык, – дип сөйли кооперативның баш инженеры Рөстәм Гайнетдинов. – Сөт тирә-күрше авыллардан, үзебезнең пайчылардан җыйнала. Ике ел буе сөтне кабул итеп, чистартып, суытып, Мамадыш, Биектаудагы сөт-май комбинатларына озаттык. Үткән ел исә, ике җитештерү линиясе сатып алып, менә шушы көннәрдә беренче продукцияне сатуга чыгардык. Төрле майлылыктагы ике төрле сөт һәм ике төрле май ясыйбыз. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен сөтләрне полиэтилен пакетларда, ә майларны 400 граммлы брикетларда эшлибез. Әлегә район кибетләренә генә чыгардык, яратып алалар кебек. Тора-бара башка районнарга һәм шәһәрләргә дә җибәрергә уйлыйбыз.

– Районда куәтле сөт-май комбинаты булса да, менә шушындый пакетларда сөт һәм фольгага төрелгән брикетлы майлар җитештерүче юк иде. Шуңа күрә егетләрнең идеясен бик хуплап каршы алдык. Әле бит алар 17 кешегә өстәмә эш урыны да булдырдылар. Җитештерүчәнлекләрен тагын да арттырып, эш урыннарын да күбәйтергә җыеналар, рәхмәттән башка сүз юк аларга, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

«Татарстан» хуҗалыгының яңа мегафермасында министр авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән очрашты, заманча азык үзәге, яңа ферма, андагы эш шартлары белән танышты. «Татарстан» һәм «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчеләре Айнур Нотфуллин, Фердинанд Хәйруллин үзләренең соңгы еллардагы эшчәнлекләре белән таныштырды. Әлеге хуҗалыкларда кулланылган яңа технологияләр, җитештерү алымнары – тынгысыз хезмәт  нәтиҗәләреннән, шулай ук районда шушындый заманча фермалар төзүгә ныклап тотынган хуҗалык җитәкчеләре эшчәнлегеннән министр канәгать калды. «Ирешкәннәрегез республика авыл хуҗалыгын үстерүдә зур өлеш булса, үз алдыгызга куйган бурычлар, җитештерү генә түгел, эшкәртү юнәлешенә, технологик юнәлешләргә зур игътибар бирүегез бурыч-максатларны дөрес билгеләвегез турында сөйли. Алга таба да бердәм команда булып, матур нәтиҗәләр дәвамлы булырлык итеп эшләгез, без, республика җитәкчелеге, һәрьяктан ярдәм итәргә әзер», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы