Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үрләрен югалтмыйлар

Алдынгы терлекчеләр исемлегендә «Бөрбаш» җәмгыятеннән дә унике сыер савучының исеме бар.

Алар яулаган үрләрен югалтмыйча, яңа елга чыккач тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешәләр. Икесе бер группада эшләүче, һөнәрләре буенча дистә еллык эш тәҗрибәләре булган Гөлнара Сәләхетдинова, Әкълимә Сәфәргалиева узган елны һәр сыердан 7326 килограмм сөт савып төгәлләгәннәр иде. Яңа елда да сынатмыйлар, сыерлары көн сен 2шәр чиләк сөт бирә. Алсу Минһаҗева унбер еллык тәҗрибәсе булган Сәлимә Мөхетдинова белән бер группада моннан өч ел элек эшли башлады. Остазы ярдәмендә эшкә тиз ияләнде, хуҗалыкта мактаулы урыннарда баралар. Бөрбаш фермасында дистә елдан артык сыер савучы булып эшләүче Галия Шәйхетдинова, Ясирә Нурмиева, Әлфия Корбанова, Илмира Сабирҗанова да эш күрсәткечләрен гел яхшырта баралар.
Корбанова фамилиясендәге сыер савучы «Алан» фермасында да алдынгы. Зәкия кулалма-шы Фирдәүсә Әхмәдиева белән икесенә барлыгы 325 тонна сөт җитештергәннәр. Терлекчелектә өч дистә ел чамасы тәҗрибәләре булган Рәхилә Фәйзрахманова белән Раушания Әхмәдиеваның узган ел сауган сөтләре һәркайсына 142шәр тонна туры килә. Рауза Әхмәдуллина белән Фәнзия Рәхмәтуллина, Фәймә Нигъмәтҗанова белән Раушания Закирова, Хәния Таҗиева белән Энҗе Гафурова эшләгән группаларда да сыерларның продуктлылыклары арта бара. Хәзер «Бөрбаш» җәмгыяте көн саен 9 тонна тирәсе сөт сата. Узган ел бу көннәрдә 8не генә сатканнар. Үсеш 1 тоннадан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250