Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Үрнәк алырлык эшләребез бар

«Татарстан» хуҗалыгы базасында «Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле технологияләре – авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе» темасына зонара семинар-киңәшмә булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, шулай ук Балтач, Әтнә, Арча, Теләче, Биектау, Мамадыш, Саба, Кукмара, Питрәч районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлар, хуҗалык зоотехниклары һәм инвесткомпанияләр җитәкчеләре катнашты.

Ленар Наилевич терлекчелек тармагының 8 айлык эшенә йомгак ясады. Узган елгы белән чагыштырганда начар нәтиҗә күрсәткән хуҗалыкларны аерып та әйтте. Шулай ук эшләре үрнәк хуҗалыклар да читтә калмады. Безнең районга килгәндә, ул «Татарстан», Тимирязев исемендәге һәм «Кызыл юл» җәмгыятьләрен мактап үтте. Соңгы икесендә бигрәк тә тана һәм сыерларны вакытында ясалма орлыкландыру (каплату) нәтиҗәсендә бозау алу яхшы оештырылганын ассызыклады.

Азык әзерләү буенча да елның авыр килүенә басым ясады министр урынбасары. Бүгенге көндә Балтач районында азык белән тәэмин ителеш 107,5 %ны тәшкил итә. Шулай да республика районнарында авырдан барган хуҗалыклар да бар һәм урындагы җитәкчеләргә андыйларга игътибарлы булырга кушты ул.

Киңәшмә барышында селекция-генетика эшен оештыру һәм терлек азыгының сыйфаты турында да фикер алышулар булды.

Семинарның икенче өлеше «Татарстан» хуҗалыгының мегафермасында һәм бозаулар фермасында булды. Биредә авыл хуҗалыгындагы инновацияләр – сөтне суыту технологиясе дә, саву җайланмаларын дезинфекцияләү технологиясе дә кунакларның игътибарыннан читтә калмады. Делегатларга сыерларның тоякларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен кулланыла торган тоякларны фиксацияләү станогын да күрсәттеләр. Азык цехында терлекләргә әзерләнә торган төрле катнашмаларның составы белән дә һәркем якыннан таныша алды.

Салавычтагы бозаулар фермасы һәм андагы яңа алымнар да кунакларда кызыксыну уятты. Бозауга туганнан алып нинди тәрбия бирелгәнен «Татарстан»лылар бик эчтәлекле видео аша күрсәтеп үттеләр. Биредәге яңалыклар белән без сезне газетабызның алдагы саннарында таныштырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек