Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Роботлы мегаферма нинди була ул?

Районда терлекчелек өлкәсендә ике айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды

Авыл хуҗалыгы районы буларак, терлекчелек тармагының үсеше, сөт җитештерү мәсьәләсенең һәр җыелыш-киңәшмәләрдә беренче урынга куелуы табигый.

 

Узган елда районда җитештерелгән тулаем продукт күләменең 5 миллиард 612 миллион сумын, ягъни 60 процентка якыны авыл хуҗалыгына туры килүе моның әһәмиятен ачык дәлилли. Елны ничек башлыйсың, шулай тәмамлыйсың, дигән әйтем бар. Шул күзлектән чыгып, агымдагы елның ике аенда терлекчелектә эш ничек тора һәм хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә нәтиҗә ясарга район хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгына чакырылды.

Районга рәсми эш сәфәре белән килгән Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хуҗалыкның яңа файдалануга тапшырылган мегафермасында булуы турында язган идек. Эшнең беренче өлеше тәмамланса да, 17 гектарны биләгән комплекста төзелеш тукталып тормый. Хәзерге вакытта яңа бинага 360 баш терлек тупланган, аларның 78е таналар, ә инде 282 баш сыерны яңа төр саву комплексында савалар. Сөт җитештерүне киметмәс өчен савым сыерларын аз-азлап күчерәбез, бу төзелешкә 155 миллион сум үз акчабызны тоттык, 196 миллион сум кредит алдык, әле эшлисе эшләребез күп, ди хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин. Бүгенге көндә икенче – 500 башка исәпләнгән терлек бинасын төзү алып барыла, киләчәктә сыерларны бозаулату өчен махсус бина салырга да уйлыйбыз, планнарыбыз зурдан, дип белдерде ул. Сөт саву комплексы («карусель) да гади генә түгел, бер тәүлеккә 1700 баш сыер саварга мөмкинлеге бар һәм хезмәткәрләрнең эшен җиңеләйтүне күздә тотып, сыер имчәкләрен сауганнан соң эшкәртү өчен роботлар белән җиһазландырылган. Мондый төр мегаферма илебездә дә бармак белән генә санарлык икән, Рәсәйдә алтынчы, Татарстанда беренчесе булып төзелгән. Хуҗалык белгечләре, сыер савучылар ай саен савыла торган сөтнең күләмен 1 тоннага арттырырга үзләренә күтәренке йөкләмә алганнар. Хәзергә сүзләрендә торалар, соңгы ике айда хуҗалык буенча сөт җитештерү 2 тоннага арткан.  Киңәшмә көнне хуҗалык буенча 21 тонна 609 килограмм сөт савылган иде, узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 3600 килограммга артык. Сөт савуның күләмен арттырмыйча булмый, чөнки бурычларны да түләргә кирәк. Хәзергә ай саен 1 миллион 700 мең сум әҗәтләрне түләп барабыз, кайберләрен инде тәмамлыйбыз да. Ә инде икенче елга түләүләр тагын да артачак, димәк, тагын да ныгытып эшлисе була, дип белдерде җитәкче.

Мегаферма белән танышканда, киңәшмә эшендә катнашкан район башлыгы Рамил Нотфуллин безнең районда һәр өч хуҗалыкның берсе шушындый заманча, киләчәк өчен эшләячәк терлекчелек объектын салырга, булдырырга бүген барлык мөмкинлеге бар, дип белдерде. Ни өчен «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчеесе Фердинанд Нургаянович йөрәкләнеп бу эшкә алынган, ни өчен башка җитәкчеләр шикләнәләр? Бу очракта җитәкчелекнең, белгечләрнең бары бердәм булып, бу мәсьәләгә ныклап тотынулары кирәк, диде район башлыгы. Районда терлекчелек тармагының гомуми үсеше турында сүз Чутай мәдәният йортында дәвам итте.

Уздырылган киңәшмәдә күп төрле мәсьәләләр күтәрелде. Яңалыкка омтылу, аны җитештерүдә турыдан-туры файдалану, шул ук вакытта гади  булып тоелган таләпләрне җиренә җиткереп үтәү мәсьәләләре беренче урынга куелды. Бүгенге көндә без әйбәт эшлибез, дип күкрәк киереп йөреп булмый, башка район хуҗалыкларының да нәтиҗәле эшләгәннәрен яхшы беләбез. Киңәшмәдә  Арча районының «Возрождение» агрофирма җитәкчесе Вилсур Алиуллов компьютер программасын терлекчелектә максатчан куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты, цифрлы технологияләрне бу өлкәдә куллану көндәлек алып барылганда, уңышка ирешергә мөмкинлек бирүен ачык күрсәтте.

 

2 айда районда терлекчелектә үсеш:

– сөт җитештерү 12 процентка,

– ит җитештерү 4 процентка,

– баш саннары: мөгезле эре терлек – 1 процентка, дуңгыз – 12, ат саны – 4, дуңгыз баласы алу – 3, колын алу 2 процентка узган елга караганда арткан.

 

Сөт җитештерү:

2 айда районда барлыгы 14676 тонна сөт савылган, шуның 14563 тоннасы күмәк хуҗалыкларда җитештерелгән. Иң күп сөт «Татарстан»да савылган – 1213 тонна, үсеш 27 процент, «Кызыл юл»да – 1153 тонна, үсеш 29 процент, «Дуслык»та – 1015 тонна, үсеш 72 процент. Сөт җитештерү Тимирязев һәм «Бөрбаш» хуҗалыкларында ике тапкырга арткан. «Смәел», «Игенче» һәм Тукай исемендәге хуҗалыкларда сөт саву узган елга караганда ким.

Февраль аенда сатылган сөтнең уртача һәр килограммы 25 сум 44 тиеннән булды. Иң зур бәя «Татарстан»да – 25 сум 94 тиен, ә иң түбән бәя «Якты юл» һәм «Уңыш» хуҗалыкларында булды, һәр килограмм сөтне 24,84-24,83 сумнан саттылар. Сөтнең сыйфатына бәйле булган бу  югалтуларның ел ахырына миллион сумнарга әверелергә мөмкин икәнен онытмаска иде.

 

Ит җитештерү:

Гыйнвар-февраль айларында районда 1214 тонна барлык төр ит җитештерелгән. «Яңа тормыш», «Татарстан» һәм «Якты юл» хуҗалыклары алдагы чор белән чагыштырганда бу өлкәдә күпкә яхшы эшлиләр. Шул ук вакытта районның 7 хуҗалыгы ит җитештерү өлкәсендә узган елга караганда сүлпән эшли, күрсәткечләре дә ким. Симертүдә булган мөгезле эре терлекләрдән районда тәүлеккә 823 грамм артым алынган. «Активист», Тимирязев исемендәге, «Борнак» һәм «Яңа тормыш»та бу төр терлектән тәүлеккә 1000 граммнан артык үсеш алынган. Әмма «Алга» һәм Тукай хуҗалыкларында симертүгә куелган терлектән тәүлеклек артым алу бары 667-639 грамм гына булган. «Маяк», «Сорнай», «Смәел», «Труд» күмәк хуҗалык белгечләренә бу өлкәдә максатчан эшләү заман таләбе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы