Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Родильный» төзүгә дә чират җиткән

«Смәел» җәмгыяте эшчән-нәренең 2020 елга нәтиҗәләр ясау җыелышы барышында күренгәнчә, җитәкчелек, белгечләр үз эшләренә тәнкыйть күзлегеннән чыгып, хисапка ныклап хәзерләнгәннәр дигән тәэсир калды

Авыл хуҗалыгы өчен уңайлы 2020 елда төп күрсәткечләр буенча алдагы елга караган күпмедер чигенеш булган икән, димәк, һәркемгә уйланырлык булган. Бу турыда хуҗалык рәисе Илһам Шакиров үз чыгышында мисаллар китереп, кайсы өлкәдә кимчелекләр бар, ничек итеп алдагы елда аларны бетерү турында җентекләп сөйләде. «Смәел» хуҗалыгы һәр 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләреннән алынган акча кереме буенча районда беренче урында, шулай ук һәр гектар авыл хуҗалыгы җирләренә исәпләгәндә, терлекләрнең саны буенча, «Труд» хуҗалыгыннан кала, икенче урында. Игенчелек өлкәсендә һәр гектар җирдән алынган ашлык берәмлеге буенча да (57,9 центнер) хуҗалык алдынгы урында. Смәелдә хезмәтчәннәрнең айлык уртача хезмәт хакы районда иң югарысы, айга уртача 29677 сум чыга. Башка икътисади күрсәткечләр дә чагыштырмача яхшы.

Бу барыннан да элек, хуҗалыкта кулланышта булган авыл хуҗалыгы җирләренең һәр гектарыннан отышлы һәм уйлап файдалануны күрсәтә. Җирләрнең аз булуның бу яктан файдасы булса да, икенче яктан азык хәзерләү терлекчелекне үстерүдә иң борчыган мәсьәлә булып кала. Читтә вакытлыча арендага алынган печән, ашлык мәйданнары гына бу халәттән коткармый. Димәк, булган мәйданнарны тагын да нәтиҗәлерәк файдалану сорала.

Җыелышта катнашкан Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында «Смәел» хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде һәм үсешне арттыру юнәлешендә үз фикерләрен җиткерде. Районда беренче булып, курыкмыйча зур мегаферма төзүгә алындыгыз һәм аны башкарып чыктыгыз. Хәзер инде ул тотылган финанс чыгымнары хуҗалык кассасына керем булып кайтырга тиеш. Мондый заманча, зур терлекчелек комплексы технологияләрнең катгый үтәлешен сорый. Сыйфатлы, югары энергияле азык хәзерләмичә сөт савып булмый. Кукуруздан бөртек алуны районда беренчеләрдән булып башлаган идегез, моны яңа ысуллар, яңа чит ил орлыклары алып, торгызырга кирәк. Булган азыкны да тиешенчә, терлек ашказаны эшкәртә алырлык итеп бирү сорала. Бу үз чиратында азык хәзерләү үзәге булдыруны таләп итә. Мегафермада күп сөт бирә торган савым сыерларын туплау отышлы икәнен һәркем белә. Ә бу көтүлекне яңарту белән турыдан-туры бәйле. Димәк, заманча, терлекләр өчен «родильный» төзүгә ди чират җиткән. Менә шушы беренчел бурычларны  башкармый торып, хуҗалыкның алга барышын күзаллау кыен. Смәел җирлегендә яшәүче күп милләтле, хезмәт сөючән, тырыш хезмәтчәннәр белән алга куелган бурычларны тулысынча үтәп чыгарга мөмкин дигән ышаныч белдерәм, диде Рамил Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев