Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Россия авыл хуҗалыгы үзәге пестицидларны аларда тәэсир итүче матдәләрнең булу-булмавына тикшерергә тәкъдим итә

Быел 44 пестицид пробасы тикшерелгән, аларның алтысында тәсир итүче матдә нормасының ким булуы һәм икесендә аның бөтенләй булмавы күзәтелә.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы филиалы республика аграрийларына авыл хуҗалыгы культураларын игүдә үсемлекләрне яклау чараларын нәтиҗәле куллану өчен пестицидларны аларда тәэсир итүче матдәләрнең булу-булмавына тикшерергә тәкъдим итә.

Тәэсир итүче матдә - пестицид составына керә торган һәм зарарлы бөҗәкләргә, кимерүчеләргә, чүп үләннәргә, үсемлекләр һәм хайваннар авыруларына китерүче матдәләргә токсик йогынты ясый торган химик яисә биологик матдә (яисә матдәләр катнашмасы). Авыл хуҗалыгы җитештерүендә пестицидларны куллануга ихтыяҗ зур, чөнки алар үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан, чүп үләннәрдән яклый, уңыш булдыруга уңай тәэсир итә.

Россия авыл хуҗалыгы үзгенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях билгеләп үткәнчә, яклау чаралары «Россия Федерациясе территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге» каталогында күрсәтелгән пестицидларда тәэсир итүче матдә тиешле микъдарда булганда югары нәтиҗәлелек бирә ала.

"Әгәр кулланыла торган препаратларда тәэсир итүче матдә булмаса яки аз күләмдә булса, авыл хуҗалыгы культураларын яклауның нәтиҗәлелеге дә шактый кими, бу исә уңышны югалтуга китерә", - дип аңлатты ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, быел 44 пестицид пробасы тикшерелгән, аларның алтысында (14%) тәэсир итүче матдә нормасының ким булуы күзәтелә һәм ике пробада (5%) аның булмавы ачыкланган.

“2020 елда филиалның сынау үзәгендә тикшерелгән пестицидларның 12%ында - тәэсир итүче матдәнең булмавы, шулай ук препаратларның 21%ында тәэсир итүче матдә нормаларының ким булуы ачыкланды», - дип билгеләп үтте Галина Полях.

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы пестицид