Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Россия тәмнәре” конкурсы кысаларында халык тавыш бирүе башланды

20 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «Россия тәмнәре» Төбәк азык-төлек брендларының икенче илкүләм конкурсы кысаларында халык тавыш бирүе уза.

Быел Россиянең 84 төбәге үзләренең уникаль азык-төлек брендларын тәкъдим итә.

«Аларның кайберләре белән  кулланучыларның күбесе яхшы таныш, әмма һәр җирлекнең үзенә генә хас  ризыклары  бар һәм  алар турында   белүчеләр бик  аз.  Менә шулар  конкурсның чын ачылышы булды һәм бу  конкурс тагын   бер  мәртәбә илебезнең бетмәс-төкәнмәс гастрономик байлыклары белән танышырга  мөмкинлек  бирде. Кешеләргә мондый продуктлар һәм аларның тарихы турында сөйләү, гадәти булмаган һәм сыйфатлы продукция җитештерә торган кечкенә хуҗалыклар белән таныштыру, фермерларга аны алга этәрүдә һәм сатуда ярдәм итү — менә шулар «Россия тәмнәре»нең төп бурычы да инде. Күргәнебезчә,  конкурс эшкуарларны алга этәрүгә, агротуризмны һәм гомумән авыл территорияләрен үстерүгә ярдәм итә. Быел аның узган елга  караганда   уңышлырак узачагына һәм миллионлаган россиялеләргә илебезнең төрле төбәкләре кухнясы турында күбрәк белергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам», - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев.

Татарстан катнашучылары арасында берничә гасырлык тарихы булган борынгы ризыклар да, соңгы ун елда фермерлар тарафыннан булдырылган  һәм торгызылган чагыштырмача яшь һәм перспективалы брендлар да бар. Конкурска Татарстаннан 17 продукт бренды тәкъдим  ителде. «Халык сайлавы» номинациясендә безнең республикадан Татар балы, Казан чәк-чәге, Татар чәе кебек брендлар катнаша.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс җитештерүчеләр өчен продуктны алга этәрү буенча киң мөмкинлекләр ачып кына калмыйча, агробизнес, маркетинг, сату өлкәсендә компетенцияләрне киңәйтергә дә мөмкинлек бирә.

Безнең илдә яшәүче һәр кеше, үзе яраткан  өч продуктны хуплап, конкурсның рәсми сайтында үз тавышын бирә ала. Бу номинациядә җиңүчеләр өчлеге күпчелек тавыш белән билгеләнәчәк.

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия тәмнәре