Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Россия тәмнәре» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, «Россия тәмнәре» конкурсында катнашу өчен гаризалар 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Бүгенге көндә Татарстаннан конкурска 14 җитештерүче гариза биргән. Алар арасында: «Татар Балы» СПССПК, «Азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ, «Кәүсәр» АХҖК, «Каприно» ҖЧҖ (Лаеш сыр заводы), «Камамбер» ҖЧҖ, «ТД ЭМИЗ» ҖЧҖ, 1 нче пекарьня, «Агрокөч» АҖ, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» ҖЧҖ,   “Бәхетле” сәүдә йорты” ҖЧҖ.

Конкурста барлыгы 8 номинация бар. Аларның һәрберсендә өчәр финалист була.

1. “Бөтен илгә” (“На всю страну”) номинациясе. Азык-төлек продуктлары һәм  Географик күрсәткечләрнең, шулай  ук товарлар  чыккан  урыннар  исемнәренең Россия Федерациясе  дәүләт реестрында теркәлгән аларның географик күрсәткечләре һәм  чыккан урыннары  исемнәре.

2. “Табигать тәме” (“Вкус природы”) номинациясе. Эшкәртелмәгән азык-төлек продуктларына керә торган  брендлар.   

3. “Гастрономик табылдык” (“Гастрономическая находка”) номинациясе. Гастрономик продуктлар категориясенә керә торган  азык-төлек продуктларына караган брендлар. Гастрономик продуктлар – эшкәртелгән  азык-төлек продукциясе.

4. ”Кулинария мирасы” (“Кулинарное наследие”) номинациясе. Кулинария продуктлары категориясенә керә торган азык-төлек продуктларына караган брендлар. Кулинария продукциясе - куллануга әзер ашамлыклар, кулинария ярымфабрикатлары һәм кулинария әйберләре.

5. “Безне сайлыйлар” (“Нас выбирают”) номинациясе. Халык тавыш бирүендә җиңүчеләр.

6. “Ерактагы тәм” («Вкус из глубинки»)  номинациясе. Чыгышының территориясе халык саны 3 000 кешегә кадәр булган территорияләр  брендлары.

7. “Безгә дә күз салыгыз” («Загляните на огонёк») номинациясе. Территориянең туристлык куәтен үстерүгә йогынты ясый торган брендлар.

8. “Тәмледән тәмле” («Вкус без границ») номинациясе. Югары экспорт куәтенгә ия брендлар.

Конкурс агросәнәгать комплексы өлкәсендә кече һәм урта бизнес казанышларына игътибарны җәлеп итүгә һәм Россия төбәкләренең авыл территорияләре өчен яңа үсеш нокталарын һәм үсеш драйверларын булдыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Россия тәмнәре