Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рәсим кебек яшьләр күбрәк булсын иде арабызда (+фото)

Аграр көллият студенты Рәсим "WorldSkills" һөнәри осталык чемпионатында катнашты. 

Сарман аграр көллиятендә "WorldSkills" һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы үтте. Анда республиканың 20 районыннан килгән студентлар катнашты. «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә Арча аграр көллиятенең Нормадагы икенче номерлы филиалы студенты Рәсим Габдрахманов та үз көчен сынады. 
Нормадагы икенче номерлы филиал  инде ничә дистә еллар районыбызны авыл хуҗалыгы белгечләре белән тәэмин итүче уку йорты булып тора. Биредә киң профильле тракторчы-машинист, пешекче-кондитер һәм башка эшче һөнәрләр буенча белгечләр әзерлиләр. Көллият студентлары  практикаларны үзләре яшәгән җирлектәге авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә үтәләр, тәҗрибә туплыйлар.

Рәсим “Сосна” җәмгыятенең атаклы комбайнчысы Раяз Габдрахмановның улы. Егет инде ничәнче сезонын әтисе белән бергә эшли. Быелгы уракта алар  14224 цетнер ашлык суктырдылар.

Бик тырыш, максатчан егет, ди аның хакында җәмгыять җитәкчелеге. Эштә дә, укуда да  алдынгы булган, әле аның өстенә спортны да үз иткән Рәсим хакында көллияттә дә бары мактау сүзләре генә әйттеләр.

"WorldSkills" һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы хакында хәбәр алгач та, дирекция бертавыштан Рәсим кандидатурасын тәкъдим итә.

– Бәйге бик катлаулы һәм кызу үтте. Чемпионат вакытында уку дәверендә алган теоретик һәм практик күнекмәләр Рәсимгә ярдәм итте. Призлы урыннарга чыга алмасак та, сер бирмәдек, – диде студентны ярышка әзерләгән укытучы Рәйхан Низамов. 
Күп кенә бәйгеләрдә үзе дә катнашып, зур тәҗрибә туплаган укытучы “Эшче һөнәрләр» чемпионатының тәҗрибә туплау, өйрәнү өчен бик яхшы җирлек булуын һәм биредә белемне дә, осталыкны да арттырырга мөмкинлек зур булуын ассызыклады.

 - Һәрбер ир-егет техниканы белергә тиеш. Уку һәм практикадан тыш, "WorldSkills" кебек һөнәри осталык чемпионатында катнашу үзеңне сынарга, башкаларның  тәҗрибәсен өйрәнергә зур мөмкинлек бирә, –  ди Рәсим Габдрахманов.

Яшьләрнең эшче һөнәрләрен сайлавы куандыра. Рәсим кебек яшьләр күбрәк булсын  иде арабызда. Авылны бит яшьләр яшәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев