Рөстәм Миңнеханов: Авыл хуҗалыгына идарә – АСК структурасында иң мөһим звено
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Машиналарны тапшыру Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. «Бүген без 2020 елга республика агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясыйбыз, агымдагы елга бурычлар куябыз. Авыл хуҗалыгына идарә – агросәнәгать комплексы структурасында иң мөһим звено. Татарстанда төрле милек рәвешендәге 5 меңнән артык авыл хуҗалыгы берәмлекләре һәм 468 мең шәхси хуҗалык исәпләнә. Бу бик зур ресурс, ул системалы рәвештә эшләргә тиеш. Монда авыл хуҗалыгы идарәләренең роле зур", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан аграрийларына катлаулы эпидемиологик шартларда узган елда башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Агросәнәгать комплексы ышанычлы эшләде. Республика безнең территориядә җитештерелә торган барлык азык-төлек продуктлары белән тәэмин ителгән", - диде ул.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләренең эше мобильлек таләп итә һәм яңа автомобильләр аларның нәтиҗәлелегенә ярдәм итәчәк.
Район авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды.
Балтач районы авыл хуҗалыгы йәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәүс Рафаил улы Нәбиуллин президент кулыннан яңа машина ачкычы алып кайтты.
Тулырак: president.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев