Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рәйхан Низамов: "Җиңүләр еллар дәвамында тупланып, күнекмәләр аша, үз өстеңдә даими эшләүләр хисабына гына яулана" (фото)

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс дигән халык мәкале кайсы гына чорда яшәсәк тә үз актуальлеген югалтмый

Актаныш технология техникумында «Һөнәрем – минем киләчәгем» республика конкурсының икенче этабы узды. Бәйгегә беренче этапны уңышлы узган һөнәри белем бирү уку йорты студентлары чакыру алды. Иң сөенечлесе, әлеге исемлектә Арча аграр-сәнәгать  көллиятенең икенче филиалы студентлары да бар иде.

– Һөнәри осталык бәйгеләрендә гел катнашып киләбез. Мондый төр ярышлар алган белемнәрне практикада кулланырга бер ярдәм итсә, башка уку йортлары студентлары белән аралашу, эш күнекмәләрен өйрәнү өчен бик кирәк. «Һөнәрем – минем киләчәгем» республика конкурсының беренче этабы читтән торып үткәрелде. Үзебезне сынап карыйк әле дип эшләребезне конкурска юлладык. Икенче этапка узуыбызны белгәч бик сөендек, – ди укучыларны конкурска әзерләгән Рәйхан Низамов.

Аның шәкертләре Актанышта узган бәйгедә дә сынатмый. Нурсил Закирҗанов, Альмир Яковлев, Рөстәм Хафизов «Һөнәрем – минем киләчәгем» республика конкурсында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә икенче урын яулый.

Җиңүләр беркөнлек кенә хезмәт түгел. Ул еллар дәвамында тупланып, күнекмәләр аша, үз өстеңдә даими эшләүләр хисабына гына яулана, – ди укучылары өчен ихластан куанган остаз.

Рәйхан үзе дә заманында ул чактагы Норма һөнәр лицеенда механик белгечлеге буенча белем алган. Казан авыл хуҗалыгы академиясендә укыганнан соң хезмәт юлын үзе белем алган уку йортында башлаган егет. Бүген инде үзе күпләр өчен остаз. Укучылары аны гади, ихлас, шул ук вакытта таләпчән булганы, үз эшен биш бармагыдай белгәне өчен хөрмәт итә.

Арча аграр сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы соңгы дистә елда авырлыклар кичерсә дә, бүгенге көндә үзгәрешләр эчендә кайнап, яңалыкларга омтылып яши.

2014 елда һөнәри лицей Арча аграр-сәнәгать  көллиятенә кушылып, аның икенче филиалы буларак эшли башлады. Филиал җитәкчесе - Рәис Садыйк улы Галиев. Бүгенге көндә коллектив зур түгел, «Авыл хуҗалыгы производствосы мастеры» дигән һөнәр буенча 75 укучы укый, аларга алты укытучы, дүрт мастер белем бирә. Көллияттә һөнәргә өйрәтү мастерларының барысы да шушы уку йортын тәмамлап, аннан соң махсус урта һәм югары белем алып, эшләрен дәвам итәләр.

- Хәзерге көндә уку корпусларына капиталь ремонт ясау өчен яңа проект эшләнде. Киләсе елда биналар тулысынча яңартылып, аның бер өлеше тулай торак итеп үзгәртелеп, кулланылышка керсә, укучыларга тору урыны да хәл ителер һәм безгә укырга егет-кызлар күбрәк килер иде дигән өмет бар, – ди филиал директоры Рәис Галиев.

Бухгалтер, поварлык эше буенча яңа лицензия алынган. Киләчәктә сорау күп булган һөнәрләр буенча лицензияләр алып, укучылар санын арттыру өстендә эшлиләр.

Киләчәккә якты омтылышлар, студентларның яшьлек хыялларына канат куярга булышучы укытучылар булганда уку йортының матур киләчәге булуына өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X