Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сабантуйлар үтте, печән әзерләр чак җитте

Районыбызда гөрләп Сабантуйлар узып китте. Аныӊ соӊгысы Норма авыл җирлегендә булды.

Хәер, кечкенә авылларда әле кичке Сабантуйлар, авыл көннәре үтәчәк, әмма алар узып киткән бәйрәмнәрнеӊ кайтавазы буларак кына кабул ителә.
Сабантуй үтте, җәй бетте, дигән гыйбәрәнеӊ нигезендә күпмедер дөреслек бар. Чөнки кара көзгә кадәр авылда яшәүчегә көне-төне эшләргә туры киләчәк: печән әзерләү, чүп утау, бәрәӊге төбенә өю, аннан урып-җыю һ.б.
Хәзер инде күмәк хуҗалыкларда җиӊ сызганып печән әзерләр вакыт. 11нче июнь көнге опреатив мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында 391 тонна пресланган печән әзерләнгән, шуныӊ иӊ күбесе - 110 тонна «Игенче»дә, 105 тонна «Бөрбаш» хуҗалыгында әзерләнгән. 13 хуҗалыкта әзерләнгән печән юк.
Фото: http://zoo-farm.ru/korma-dlya-zhivotnyx/zagotovka-sena/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250