Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сабантуйның төп күрке – Сабан батыры (+фото)

Маңгай тирен түгеп, сәгатьләр белән исәпләшми эшләгән кеше генә олуг җиңүләргә ирешә ала. Кенәбаш авылы егете Раушан Фәйзрахманов та шундыйлардан

Бертуган абыем Раушан язгы чәчү эшләрендә 1073 гектар эш башкарып, район Сабан туенда абсолют кыр батыры булып танылды һәм бу, әлбәттә, бер көндә генә ирешелгән уңыш түгел. Абыем ике дистә елдан артык техникада хезмәт куя. Тимер атка булган мәхәббәте мәктәп елларыннан ук килә аның. Хезмәт юлында тракторда да, комбайнда да эшләде ул, ике техниканы иярләгән чаклары да булды һәм һәрчак эшен җиренә җиткереп башкарып килде. Техникасы ватылган чакларда икенче көнгә янәдән эшкә чыгар өчен, караңгы төнгә кадәр ремонтлаган чаклары да булды. Дөрес, ирешелгән уңышларның башында һәрчак гаилә тора. Әти-әнидән күреп үселгән хезмәт тәрбиясе белән генә без киләчәктә җиңүләргә ирешәбез һәм үзебез дә балаларыбызны шулай үстерегә тырышабыз. Әтиебез Мансур да, әниебез Рәйсә дә авылыбызда бик хөрмәтле кешеләр. Бергә тырышып йорт җиткереп, өч балаларына тиешле тәрбия биреп, һәрберебезгә бу тормышта үз юлын табарга ярдәм иттеләр. Кызганыч, әтиебез бер ел элек бакыйлыкка күчте. Һәм абыебызның шушы зур җиңүен ул күрмичә калды. Ләкин ул безнең янәшәдә һәм безнең белән бергә сөенүенә беребез дә шикләнмәдек.
Бүгенге көндә “К-744” тракторында хезмәт куючы, алдагы елларда “Полесье” комбайнында тырышып эшләп, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тапшырган акчалата премияләргә лаек булган абыемның җиңүләре дәвамлы булсын дип ихлас теләкләребезне юллыйбыз. Колхоз эшенә бар булганы белән бирелеп, техникасын биш бармагыдай белеп, үзе башкара торган һәрбер эшкә җаваплы каравының куанычлы нәтиҗәләре өчен һәрчак сөенеп яшәргә язсын сиңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев