Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Салавычта бәрәңге утырталар

Саннарның беренчесе - быел бөртекле сабан культураларын язгы чәчү планының үтәлеше (процентларда), икенчесе - чәчелгән гектарлар. Мәгълүматлар 14нче майга.

Смәел
100
824
Арбор
96
830
Активист
94
1033
Кызыл юл
93
1246
Бөрбаш
91
1088
Якты юл
98
925
Кама
86
1234
Тимирязев исем
86
922
Татарстан
84
1154
Яңа тормыш
82
1430
Маяк
80
960
Труд
77
870
Игенче
74
1680
Борнак
73
538
Сосна
71
1331
Дуслык
70
944
Алга
67
680
Сорнай
66
1128
Тукай исем
18
155
Уңыш
12
80
Район буенча
77
19052
Сабан культураларын чәчүне шушы атнада төгәлләү бурыч итеп куела. Районда 14нче майга 1093 гектарда силос өчен, 543 гектарда бөртек өчен кукуруз чәчелде. Соңгысын "Татарстан" - 112, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта һәм "Смәел"дә 100әр гектарда чәчтеләр. "Игенче", "Кама", "Борнак", "Уңыш", Тукай исемендәге хуҗалыкларда бер гектарда кукуруз чәчелмәгән әле.
Мул уңыш алыйм дисәң, басуларны үсентеләр тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканнан соң тырмалау мөһим. Минераль ашламалар белән тукландыруның да нәтиҗәсе зур. "Татарстан" хуҗалыгында 20 гектарда тамырдан тукландыру үткәрделәр һәм бу чараны эзлекле дәвам итәләр. Биредә районда беренче булып бәрәңге утырта башладылар, 14нче майга 9 гектар утырттылар. Бу мөһим культураны утыртуны калган хуҗалыкларга да башларга бик вакыт. Бүлбеләрне төрле корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртүгә әһәмият бирелсен һәм орлыклык бәрәңгене яровойлаштырып кына утыртуның нәтиҗәсе зур.
Фото: http://miragro.com/posadka-kartofelya.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250