Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сандугач»лар, «Карлыгач»лар заманы узып бара

Заманча мегаферма салу белән генә эш бетми, иң җитди эшләрнең берсе – шушында эшли ала торган хезмәткәрләрне барлау, туплау һәм тәрбияләү

«Кызыл юл» хуҗалыгында мегаферманың 500 урынлы савым сыерына исәпләнгән өченче бинасы белән танышканда хуҗалык рәисләре, терлекчелек өчен җаваплы хезмәткәрләр, икътисад белгечләре алдында район башлыгы Рамил Нотфуллин шулай дип белдерде.

«Кызыл юл» хуҗалыгы моннан 4 ел элек 26 гектар җирдә мегаферма төзелеше эшләрен башлаган иде. Бүген 500 урынлы савым сыерына исәпләнгән өченче бинасы кулланышта. Бу мегафермада «карусель» саву үзәге, 500 савым сыеры өчен ике бина төзелгән иде, шулай ук 360 баш сыерга исәпләнгән «родильный» файдалануга тапшырылачак. Сөтчелек комплексы гомуми 1500 савым сыерына исәпләнгән. 3-4 ел эчендә ялан басуда шушындый заманча мегаферма калкып чыгар дип әйтсәләр, ышанмас идек, могҗиза бу, диештеләр хуҗалык җитәкчеләре. Бу төзелешнең чынбарлыкка әверелсен өчен хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Нургаян улыннан күпме физик һәм ихтыяр көче кирәк булганын ул бары үзе генә беләдер. Соңгы дүрт елда бу тармакка ярты миллиард инвестиция кертелүе үзе үк күпне сөйли. Курыкмыйча 200 миллион сум бурычка кредит алу, дәүләт ярдәмен акчалата кире кайтару, 20 миллион сумлык бетон юллар салдыруның кирәклеген исбатлап, бюджет хисабына эшләтү – болар бары җитәкченең киң фикер йөртүеннән, тынгысыз булуыннан, алга карап, киләчәкне тоемлавыннан киләдер.

Үзенең чыгышында хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, заманча мегаферма салу белән генә эш бетми, иң җитди эшләрнең берсе – шушында эшли ала торган хезмәткәрләрне барлау, туплау һәм тәрбияләү икән. Сыерларның саннарына карап компьютерда аның турында күп мәгълүмат чагылса да, аларның һәрберсе савым вакытында аерым игътибар сорый. Әйдә, ярар әле, дип эшләсәң, иң яхшы сөтлебикәдән дә колак кагарга мөмкин икән. Аның сүзен куәтләп, район башлыгы Рамил Нотфуллин «Сандугач»лар, «Карлыгач»лар заманы узып бара, савым сыерларын белеп бетерү мөмкин түгел, һәр сыер сөтне мул бирсен дисәң, технологияне катгый саклау кирәк, дип белдерде. Бүгенге көндә терлекләрне уңай шартлар, тиешле азык белән тәэмин итү турында гына түгел, ә беренче чиратта терлекчеләр турында уйларга тиешбез. Аларга тиешле эш шартлары, уңайлыклар һәм иң мөһиме – аларны югары хезмәт хакы белән тәэмин итү җитәкченең төп бурычы. Бүгенге көндә чит илләрдән ялланып эшләүчеләрне чакырырга да була, әмма бу безнең юл түгел. Авылны, татар мохитен саклап калырга уйласак, без үзебезнең авыл кешеләренә тиешле шартлар тудырырга, яшьләрне кызыксындырып, авылда калдыру мәсьәләсе турында тирән фикер йөртергә тиешбез, диде район башлыгы. Бу фикер район җитәкчесе тарафыннан республика программасы аша, «Кызыл юл» хуҗалыгы ярдәме белән өр-яңадан төзекләндерелгән, ремонтланган мәдәният йортында да яңгырады.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үтеп киткән елның беренче нәтиҗәләре түбәндәгечә:

2021 елда, сатып алу бәяләре белән исәпләгәндә, район хуҗалыкларында 4 миллиард 829 миллион сумлык продукция җитештерелде. Шушы сумманың 3 миллиард 715 миллион сумы терлекчелек өлешенә туры килә. Бу 77 процентны тәшкил итә, ә калган 1 миллиард 114 миллион сумы игенчелек тармагына туры килә. Терлекчелектә 11 процент үсеш булса, игенчелектә корылык булу сәбәпле, чигенеш сизелерлек булды.

Җитештерү күләмен 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә бүлеп карасак, район буенча уртача күрсәткеч 6 миллион 560 мең сум чыга. Иң зур сан «Татарстан»да – 10 миллион 818 мең сум, аннан кала «Смәел»дә – 9 миллион 48 мең сум, «Кызыл юл»да 8 миллион 540 мең сум. Шул ук вакытта, «Сорнай»да бу күрсәткеч 4 миллион 971 мең сум, Тукай исемендәге  хуҗалыкта 4 миллион 961 мең сум, ә «Уңыш»та нибары 3 миллион 431 мең сум гына булды. Бу саннар алдынгы хуҗалыкның күрсәткеченнән өч тапкыр ким дигән сүз.

Терлекчелектә 2021 елда продукция җитештерү алдагы елга караганда 504 миллион сумга күбрәк булды. Моның сәбәбе сатып-алу бәяләренең күтәрелүендә генә түгел, ә җитештерү күләменең артуыннан да. Сөт җитештерү 6410 тоннага артык булса, мөгезле эре терлек ите җитештерү 168 тоннага артты.

Яңгырлар булмау игенчелектә үзен бик нык сиздерде, бу тармакта җитештерү күләме бермә-бер кимеде. 2020 елда районда тулаем ашлык җыены 130 мең тонна булса, 2021 елда бу сан бары 66 мең тоннадан аз гына артыграк булды. Шуңа карамастан, район хуҗалыклары азык культуралары үстерүгә һәм сыйфатлы терлек азыгы туплауга зур әһәмият бирделәр. Барлыгы 16 мең 375 (узган елда 34 122) тонна печән, 110 мең 767 (узган елда 259 017) тонна сенаж, 109 мең 27 (узган ел 191 529) тонна силос әзерләнде. Һәр шартлы терлеккә 22,3 (узган ел 52,1) центнер азык берәмлеге туры килә. 2020 ел белән чагыштырганда азык хәзерләү бермә-бер ким булды. Шуңа да карамастан, терлекчеләр алдында җитештерүне арттыру бурычы төп максат булып кала.

2021 ел нәтиҗәләренә аерым хуҗалыклар буенча әле күп тапкырлар әйләнеп кайтылыр, өйрәнелер. Ничек кенә булмасын, киңәшмә барышында район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне, семинарда күргән яңалыкларны һәр хуҗалык җитәкчесе, белгечләр игьтибарга алып, үзләренең эшләрендә файдаланырга тиешләр.

 

Вакыйф Зәкиев,

Фәрит Гатиятуллин – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев