Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сарайда Сабантуй

Иртә баштан телефон тавыш бирде. Әни икән. “Нихәл, кызым, сөенче, кызыбыз бар!”

Алтмышны узып баручы әнидән мондый сүз ишетүе күңелле булып китте. Әмма, авыл баласы буларак тиз төшендем, димәк сыерлары бозаулаган. “ Ии, әйбәт булган көне нәкъ безнеке белән бер көн икән.Безнекенә бүген бер ай булды, исән булсын”. “Ярар бәбәй ашы төшерерсез”, -диде әни сөйләшеп бетергәндә. Бар яктан хәбәрдар булса да авыл кешесенең иң яратып сөйләшкән сүзе мал-туар турындадыр мөгаен. Сөт бәяләре белән бергә сарайларда сыерлар саны да артты, сыерларга субсидия бирелү дә халыкны җиңне тагын да яхшылабрак сызганырга мәҗбүр итте. Абзарыңда олы малың булса үзеңне барыбер икенче төрле хис итәсең. Сыерлар сөттән туктап торган чагында бер литр сөт өчен генә булса да кешегә керәсе килми. Әнә бит бүген дә көн нинди яхшы хәбәрдән башланды. Соңгы бер-ике айда мәш килеп күрше-күлән сыер базаулата, бер-берсеннән малларының хәлен сораша, яңа туган бозауларына исем эзли. Элек кенә ул үгез бозау туса- Мишка, тана бозау булса -Тана иде. Хәзер алай түгел... Әнә, күрше сыерларының исемнәре Сандугач, Иркә, Мила, Ромашка,Дочка һ.б. Ә безнекенең исеме Йолдыз. Маңгаенда ак тамгалы кап-кара сыер. Абзарыбызда нәкъ үзенә ошаган ике “кызы” белән яшәп яткан көне. Олы “кызына” бер яшь, кечесенә ике ай. Кызларының берсе Майя, чөнки май аенда туды, быел туганыныкы Марта, мартта дөньяга килде. Хәзер бит көннән көн акыллылана барабыз. Исемен дөрес итеп кушсаң кайчан туган иде әле дип аптырап та торасы юк. Әнә күршеләрдә Сабантуй, Гагарин, Космос, Мәтрүшкә , Питрау, Пионер исемле бозаулар яши. Кемнең фантазиясе ничек эшли инде. Ә менә миңа Майя дигән исем бик ошап бетми әле. Быел ул “бала”ны көтүгә чыгарасы бар. Татар бозавына авызыңны тутырып Майя дип кычкырып торырсыңмы. Болай да татар теленең тамыры какшаган вакыт. Уйлый торгач таптым мин ул исемне, Матур булачак ул. Кайчан гына әйтсәң дә,урамга чыгып кычкырсаң да килешле яңгырый торган исем. Ә сезнең бозауларыгыз ни исемле?


Лилия Гарифуллина
Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе