Саумы Сез, иген басулары! (+фоторепортаж)
27 июль көнне Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин районның авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләре белән берлектә игеннәрнең торышы белән якыннанрак танышу максатыннан чираттагы рейдка чыкты.
Район башлыгы һәр елда уракка төшәр алдыннан хуҗалык рәисләре белән бергәлектә автобуска утырып, алдан әзерләнгән маршрут буенча район буйлап кырларны йөреп чыгалар.
Бүгенге маршрут Ушма кирпеч заводы ягындагы “Сорнай” хуҗалыгы басуларыннан башланды. Тәүфик Гыйләҗев басулар белән таныштырып барды. Кукуруз игелгән басуларның уңышы әлегегә бик куандырырлык булмаса да, чиста һәм тигез булып үсеп килүе күренә. Уңышка өмет багларга була.
“Игенче” кырлары хакында Булат Зыятдинов таныштырды. Районда иң зур мәйданны биләүче хуҗалыкларның берсе буларак аерылып тора. Терлек азыгы булган мәйданнарның күпчелек өлеше бүгенге көндә эшкәртелгән. Әлеге минутларда да җир сөреп йөрүче тракторлар очрады. Җәй уртасында кап-кара басуларны күрү бераз ятрак та күренеш кебек тоелды. 700 гектарга күпьеллык үләннәр чәчелгән, аларның бер өлешенең елы җитеп, вакыты чыгып бара, ул басуларны туңга сөрәчәкбез. Без нигездә, “Раушан” сортлы арпа культурасы игәбез”, дип белдерде рәис.
“Алга” басулары белән таныштыруны хуҗалыкның агрономы Әлфис Гиматдинов үз өстенә алды. Автобус “Алга” басуларына керү белән кеше биеклегендә зур булып үскән кукуруз басуында туктады. Бертөркем хуҗалык рәисләре күкрәп үскән кукурузларга соклануларын яшермәделәр. Биредә “Нур” сортлы кукуруз 60 гектарны били. Уңышы бик яхшы булыр дип өмет багладылар. Хуҗалыкта 2200 гектарда бөртекле культуралар игелгән.
Чиратта – Сосна” кырларына бәя бирү башланды. Автобус тәрәзәсеннән генә күзәтеп басуларның чисталыгына, бөртекле культураларның өлгереш сыйфатына бәя биреп бардылар хуҗалык рәисләре. "Яромир" сортлы арпадан быел яхшы гына уңыш җыеп алырга өметләнеп торабыз, дип кызыксыну уятты “Сосна” хуҗалыгы рәисе Фирдәүс Ситдиков. Бертөркем рәисләр басуга кереп юлның як-ягында үскән арпа басуларының өлгерешен чагыштырдылар. Чыннан да, “Раушан” сорты “Яромир” дан шактыйга калыша иде. Тишелеше ягыннан да, башакка өлгереше ягыннан да ике сортлы арпа бик нык аерыла, юкса, бер үк шартларда янәшәдәге басуларда үскән.
Игеннәрнең өлгереше, билгеле инде, туфракны ашлауга аны эшкәртү төренә һәм орлыкларның сортына һәм сыйфатына карый. Бертөрле үк культураларның тәрбия төрле булганда нәтиҗәләре дә аерыла. Ашлама туплауга карата ел башыннан куелган таләпләрнең үтәлеше менә шунда ачык күренә дә инде. Шулай ук гербицидлар кулланмау, корткыч-бөҗәкләргә, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы көрәшмәү яки тиешенчә башкармау үз нәтиҗәсен яшерә алмый.
Баш мөхәррир фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев