Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Саву аппаратын эх, дигәнче җыючы кем? (+фоторепортаж)

Алдан хәбәр итүебезчә, бүген “Дуслык хуҗалыгында 36нчы мәртәбә сыер савучылар һәм 12нче тапкыр терлекләрне ясалма орлыкландыру технологларының район конкурсы үтте.

Нәтиҗәдә, барлык төр сынауларны уӊышлы үтеп «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгыннан Гөлназ Нотфуллина беренчелекккә чыкты. Гөлназ ярыш шартларыныӊ барлык юнәлеше бүенча башкаларга үрнәк, 10 елдан артык сыер савучы булып эшләү дәверендә ул үз эшенеӊ остасы буларак танылды. Агымдагы елныӊ 4 аенда һәр савыла торган сыердан ул 4042 килограмм сөт сауган, барлыгы 2385 центнер сөт җитештергән. Икенче урында «Сорнай» хуҗалыгыннан Елена Петрова, өченчедә «Татарстан» хуҗалыгыннан Гөлнар Ханнанова.

Терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары арасында да бәйге кызу булды. Соӊыннан комиссия исәпләп карагач, иӊ күп балл җыеп, беренче урынга «Алга» хуҗалыгыннан Илнар Әхмәдиев чыкканлыгы билгеле булды. Икенчедә «Дуслык» хуҗалыгында Нина Петрова, өченчедә «Борнак»тан Илфак Фәляхетдинов. «Иӊ яшь терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы» булып «Уӊыш» хуҗалыгыннан Фәннүр Рамазанов танылды, ә «Иӊ өлкән терлекләрне ясалма орлыкландыру технологы» исеменә «Сорнай»дан Пантелеймон Петров лаек булды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бүләкләү өлешендә сөт җитештерүнеӊ терлекчелектә, гомүмән авыл хуҗалыгы тармагында иӊ мөһим урынны биләп торганын ассызыклады. Һәм районныӊ бу өлкәдәге зур уӊышларында шушы бәйгедә катнашучыларныӊ да өлеше бәһәсез икәнен билгеләп, аларга рәхмәтен җиткерде. Җиӊүчеләргә район башлыгы Мактау кәгазъләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Җиңүче Гөлназ Нотфуллина («Кызыл юл» хуҗалыгы) фотода сул яктан беренче, 5 номер белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев