Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Семинар-уку

8 апрель көнне Кече Лызи мәдәният йортында узган укулар да якынлашып килүче Хезмәтне саклау көне уңаеннан республика күләмендә игълан ителгән ике айлык кысаларында тормышка ашырылды.

Татарстан Республи-касының профсоюзлар федерациясе хезмәт кешесен кайгыртуда мөһим роль уйный. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә профсоюзның эшчәнлеге үтә дә сизелә: эш кешесенең социаль-икътисадый мәнфәгатьләрен тормышка ашыру, ял чараларын кайгырту — шуңа нигез булып тора.

«Әлеге чаралар аралыгында 26 апрель көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә „Ачык ишекләр“ көне игълан ителә, — ди районның авыл хуҗалыгы тармак-лары буенча профсоюз оешмасы җитәкчесе Марина Ишмурзина.

— Сорау-лары булган белгечләр безгә мөрәҗәгать итеп, җаваплар алып китә ала. Ишекләр иртәнге 8 сәгатьтән кичке 5 сәгатькә кадәр ачык булачак». Әлеге укуларны да Марина Ишмурзина оештырган, спикерлар килүен дә кайгырткан, тамак ялгау мәсьәләсен дә онытмаган. Хезмәтне саклау инженерлары ул көнне семинар-укуда хәйран күп белем туплады, сораулар да еш бирделәр. Әлеге вазифа үтә дә җаваплы, эш урынында хезмәт кешесенең зыян күрми эшләвен кануннарга нигезләнеп тәэмин итәргә кирәк, — бу хезмәткә алынып, аны алып баручыларга рәхмәт белдерерлек.

Эштән исән-имин кайтып керү — һәркемнең бурычы. Тик кайчакта моның киресе булып куюы ихтимал. Хезмәтне саклау үз чорында шулкадәрле зур проблемага әверелә ки, аңа дөнья күләмендә игътибар бирми мөмкин булмый башлый. Шуңа да календарьда 28 апрель — Бөтендөнья хезмәтне саклау көне дип юкка билгеләнми.

Тормышта, эш урыннарында имгәнүләргә хәзер бик җитди карала. Әлбәттә, дәүләтнең дә, эш бирүченең дә максаты имгәнүләрне, бәхетсезлек очракларын булдырмау, ә моңа ирешү өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл башкару, эш бирүченең хезмәтне сак-лау кануннарына үтә дә җаваплы карау кирәк. Үз эшенә җаваплы караганнар ул көнне залда иде, хезмәтне саклау буенча төп таләпләрне янәдән барлап чыктылар, үзгәрешләр белән таныштылар.

Казаннан килгән белгечләр ТР Авыл хуҗалыгы предприятиеләре проф-союз хезмәткәрләренең республика комитетында социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча бүлек җитәкчесе Булат Гарифуллин, ТР Профсозлар федерациясенең хезмәтне саклау буенча баш техник инспекторы, бүлек җитәкчесе Ирина Андина ярдәмгә килде. Ирина Васильевна слайд аша һәр пунктка ачыклык кертеп, мисаллар китереп, төшендерә барды. Бай хезмәт тәҗрибәсенә ия җитәкчеләрнең тырышлыклары белән бер генә аңлашылмаган мәсьәлә дә калмагандыр, сорауларга да җаваплар төгәл булды. Булат Гарифуллин Балтач районының хезмәтне сак-лауга гаять тә җитди каравын билгеләп үтте, бүтән җирләрдә дә сездәге кебек җаваплы караш булсын иде, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профсоюз Авыл тормышы