Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сентябрь аенда шәхси хуҗалыкларга сөт саткан өчен түләү

Сентябрь ае башында шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең 1 килограммының дәүләт куйган бәясе 15 сум 50 тиен иде. Ай азагына таба ул 16 сумга җиткерелде. 5 октябрьдан тагын 50 тиенгә арттырылды. Һәм хәзергә кадәр шул бер бәядән - килограммы 16 сум 50 тиеннән алына.

Сүз физик авырлыктагы, базис майлылыктагы сөт турында бара. Сөтнең майлылыгы югары булган саен түләү дә арта, түбән булса кими. Район буенча узган айда шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт 3,70 процент майлылык белән тапшырылган, 1 килограммының сату бәясе 16 сум 56 тиен, ә сөт тапшыручыларга түләнгәне 15 сум 61 тиен булган. Һәр килограммга түләнгән бәядән 96 тиен сөт җыючылар файдасына тотып калынган.
Узган ел бу айда 15 сум 1тиен түләнгән, 1 сум 20 тиен тотып калынган. Башлап сөт тапшыручыларга иң яхшы түләүчеләрне күрсәтеп китәбез.

Беренче графада - сөт җыючының исем-фамилиясе, икенчесендә - ул эшләгән җирле үзидарә исеме, өченчесендә - сөтне сату бәясе, дүртенчесендә шуннан сөт тапшыручыларга түләнгәне (1 килограммы, сумнарда)
Айсаф Сафиуллин
Урта Көшкәт
18,02
17,60
Римма Закирова
Нөнәгәр
17,64
17,00
Эльмир Зыятдинов
Куныр
17,95
16,95
Венера Яковлева
Салавыч
17,45
16,84
Галим Гыйльманов
Югары Субаш
18,00
16,80
Гүзәл Дәминова
Салавыч
17,30
16,70
Дания Сәйфелганиева
Салавыч
17,20
16,60
Эльмира Каюмова
Салавыч
17,01
16,42
Резеда Әсхадуллина
Чепья
16,81
16,16
Харис Муллагалиев
Куныр
16,25
16.00
Хәмдия Хәбибуллина
Югары Субаш
16,29
16,00
Раушан Хәбибуллин
Югары Субаш
16,20
16,00
Калган сөт җыючылар 16 сумнан ким түләгәннәр. Әле 15 сумнан ким түләүчеләре дә бар.
Захир Габбасов
Салавыч
15,73
14,65
Равил Шәймехәммәтов
Бөрбаш
15,85
14,66
Мөдәрис Габдрахманов
Бөрбаш
15,70
14,86
Быел сентябрь аенда шәхси хуҗалыклардан җыеп тапшырылган сөт барысы 23 миллион 828 мең 57 сумлык булган. Бу узган ел шушы айдагыдан 2 миллион 411 мең 797 сумга күбрәк. Сөт җыючылардан С.Һадиев (Куныр), М. Әшрафҗанов (Яңгул) 1әр миллион, Резеда Әсхәдуллина (Чепья), Йосып Габдуллин (Нәнәгәр), Кафил Әхмәдуллин (Пыжмара), Рафил Гыйльмуллин (Карадуган) шушы бер айда халыктан 900меңәр сумга якын торырлык сөт җыеп тапшырдылар.

Рафис Вәлиев,
Хәлил Нәкыйпов.
Фото: http://nsonews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250