Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сездә нинди хәлләр бар? (сораштыру)

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре кырларында кызу эш бара.


Рәкыйп НӘҖИПОВ - "Кама" хуҗалыгы рәисе:
- Кыр эшләренең барышы күңелгә бер дә охшамый һәм бу бездән генә тормый. Юкса, хәзерлек тә әйбәт иде, орлыклар, ашламалар, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар белән дә проблема юк, егетләр дә бик тырыша. Әмма язның бик тә үзенчәлекле килүе бөтенесен юкка чыгара шул. Бездә, мәсәлән, инде чәчүнең 60-70 проценты төгәлләнде. Башка елларда бу чиккә җиткәндә алда чәчелгән басулар инде ямь-яшел булып тишелә иде. Ә быел әле орлыкларда үзгәреш юк. Көзге уҗымнар да ныгып китә алмый, үзебездән торганын эшләдек, тукландырдык та инде. Көннәр җылынып, уңайланып китмәсә, аларны бозып чәчәргә туры килмәгәе дип куркабыз. Әле кереп булмый торган басулар бар. Туңга сөрелгән 150 гектар җирдә су тынып утыра. Ашыгабыз дип кенә җирне дә бозып булмый, гомумән, быел җирләр без теләгәнчә өлгермәде, кайбер участокларны икешәр кат тырмалап та карыйбыз, әмма сыйфаты барыбер күңелгә охшап калмый. Рәхмәт, кырдагы механизаторларыбыз барысын да аңлап, кабат-кабат эшләргә кушылганда да авырсынмыйча, тырышып эшли. Ахыры хәерле булсын дияргә генә кала.
Искәндәр ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ - "Бөрбаш" җәмгыятенең баш агрономы:
- Язгы чәчү эшләре якынча 80 процентка тәмамланды инде. Төп максатыбыз 1,5 елга җитәрлек яхшы сыйфатлы терлек азыгы әзерләү. Бүгенге көндә кукуруз, рапс чәчәсе, бәрәңге утыртасы гына калды. Алары бераз соңрак башкарылачак. Бәрәңгедән ваз кичәргә түгел исәбебез, ә аз мәйданнарда югары уңыш алу. Яңа елларга кадәр икенче икмәккә ихтыяҗ булмаса да, быелга чыккач сораучылар артты. Кереме дә яхшы бит, авыл кешесенә ел әйләнәсе эш тә була. Быел горчица да чәчәбез.
Рафил ЗАКИРОВ - «Игенче» хуҗалыгының баш агрономы:
- Хуҗалыгыбыз басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. Дөрес, узган ел белән чагыштырганда быел чәчүгә 5-6 көнгә соңрак тотындык. Язның гадәттәгедән салкынрак булуы уңышка да тәэсир итми калмаячак һәм кызганычка каршы, ул тискәре булачак. Хуҗалыгыбызда барлык эшләр дә тәртип буенча эшләнеп бара, арпа, бодай, солы, борчак чәчелде. Шулай ук сабан чәчүе белән беррәттән, игеннәрне тәрбияләү эше дә алып барыла.
Зөлкафир НӘҖИПОВ - "Якты юл" җәмгыятенең баш агрономы:
- Язгы чәчүгә 2 май көнне чыктык. Бүгенге көндә арпа, борчак, берьеллык үлән чәчү белән мәшгульбез. Һава торышы яхшы торганда бөртекләрне җир куенына иңдереп калырга тырышабыз. Инде бодай, солыны чәчеп бетердек. Өченче көн инде кукуруз чәчәбез. Дым күп һәм көннәр салкын торганлыктан тирән чәчелми. Узган ел өметләрне акламаса да, рапстан ваз кичмәдек, аны көннәр җылыткач чәчәргә дип исәпләп торабыз. Быел язның соңлап килүе, игенчегә аяк чалды, әмма ничек кенә булмасын башкарган эшләребез уң булып, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.
Фердинант ХӘЙРУЛЛИН - "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе:
- Бөтен басуларда бердәй эшләп булмаса да, көтеп утырмыйбыз, кайда һәм никадәр эшләп була, эшлибез. 60 процент мәйданнар чәчелде. Бүгенге көндә ике сменада кукуруз чәчәбез. Орлыкка һәм силоска, бөтенесе 411 гектарда үстерергә планлаштырдык. 20 гектарда азык чөгендере чәчтек. Рапсны үткән елдан күбрәк мәйданнарда - 400 гектарга җиткерергә булдык. Технологияне төгәл үтәп, мулрак уңыш алырга иде дибез. Җирен дә сыйфатлы итеп хәзерләдек, яңа орлыклар да кайтарттык. Уҗымнар бездә дә бик мактанырлык түгел, әмма Акман басуындагы сидераль парга чәчелгән 160 гектарлы участокка тел-теш тидерә торган түгел.
Фәрит МӨХӘММӘТҖАНОВ - "Сорнай" җәмгыятенең баш агрономы:
- Бүгенге көнгә 65 процент басулар чәчелде. Арпа, бодай, борчак, вика чәчүне тәмамладык. Әлеге басуларның да өлгереп җитмәгән 30 сутый, берәр гектарлап урыннарын калдырып китәргә туры килде. Аларын соңыннан кире килеп эшләргә туры киләчәк инде. Бүген кырларда җир хәзерләүдә, чәчүдә 11 агрегат эшли. Кукуруз, берьеллык һәм күпьеллык үлән чәчәбез. Механизаторларыбыз бик тырыша, көн аз гына аязса да, эшкә керешәләр.
Тәбрис ГАЛИМУЛЛИН - «Маяк» җәмгыятенең баш агрономы:
- Быел чәчүгә 10 көнгә соңарып, 1 майда гына чыктык. Туфракта дым җитәрлек булса да, җылылык булмау сәбәпле, тишелгән шытымнар әлегә күренми. Бөртекле культураларны бүген-иртәгә чәчеп бетерәчәкбез. Ә азык культуралары буенча эшләп бетерергә берничә көн кирәк әле. Кукуруз чәчүнең якынча 40-45%ы башкарылды, ә рапс чәчүгә көннәр әйбәт торган очракта, 25 май тирәләрендә керешербез дип уйлыйм. Терлекчелек юнәлешендә югары күрсәткечләргә ирешү максатыннан күпьеллык үләннәргә басым ясыйбыз. Уҗым культураларына килгәндә алар әйбәт кенә кышлады, тулысынча бозылган басулар булмады. Шуңа да тукландыруны да вакытында һәм уңышлы башкарып чыга алдык.
Җавапларны Гөлсинә ГАРИПОВА, Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА, ЗәлияФӘЙЗРАХМАНОВА язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250