Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Сездә нинди хәлләр бар?” яки кыр эшләре көндәлеге

Синоптиклар, фаразлаучылар алдан вәгъдә иткән, кояшлы, эссе көннәр булмаса да (алар әйткән чынга ашса, майның беренче яртысы нәкъ шундый булырга тиеш иде), киресенчә, яңгырлы, салкын көннәрдә дә, беренче мөмкинлекләр булу белән игенчеләребез эшкә кереште.

Елына күрә өстәмә чаралар да күрәләр, эш оештыру тәртибенә үзгәреш кертүчеләр дә бар. Кыскасы, бүген барлык кырларда, басуларда кызу эш кайный. Яз бик катлаулы килсә дә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук район җитәкчелеге дә бу эшләрне унбиш көндә тәмамлау бурычы куя. Чөнки вакыт кыса, иң оптималь сроклар шушы көннәр аралыгына кереп беткән. Ә районыбыз игенчеләре бу срокларга сыеша аламы, шуны ачыклау уңаеннан без хуҗалык җитәкчеләренә, баш агрономнарга бер үк сорау белән мөрәҗәгать иттек: “Сездә нинди хәлләр бар?” Алар биргән җаваплар районыбызның төрле почмакларында эшләрнең ничек барышы, торышы турында тулы картинаны күзалларга мөмкинлек бирә.

Алмаз ШИҺАПОВ – “Татарстан” җәмгыятенең баш агрономы: “Комплексны көн-төн эшләтәбез”

– Кыр эшләренә башка еллардан ике атнага соңга калып керешсәк тә, механизаторларыбыз бик тырыш бит безнең, көн үтсенгә йөрүче юк. Үзебез дә кая кереп, ничек эшләп була, барысын карап, контрольләп торабыз. Эш тәртибе дә шуңа карап үзгәрә. Апрель ахырында ук уҗымнарны, күпьеллык үлән басуларын сиптереп тукландыруга керештек, чәчкечләр белән кереп була торган урыннарда гадәттәгечә тукландырдык. Инде соңгыларын тырмалау бетү алдында, уҗым басуларында эш бара. Зяб тырмасына да зур игътибар бирелде. Көненә карап биш-алтышар техника эшләде, 70 проценттан артыгы бетте инде. Аммиак суы кертеп, чәчүгә җир хәзерләү эше дәвам итә. Шул ук вакытта чәчү комплексыбыз 7 майдан бирле ике сменада ягъни тәүлек әйләнәсе эшли. Үзе җирне хәзерли, тигезли, чәчә, катоклый – бик шәп әйбер бу комплекс. Механизаторлар өчен дә бик уңайлы. Бөтенесе компьютерга көйләнгән, төнлә эшләтү өчен дә мөмкинлекләре бар. Шуңа күрә без дә алганнан бирле шулай эшләтәбез. Бездәге кебек, абыйлы-энеле Рәфкать һәм Ришат Саттаровлар кебек, ышанычлы, эшләргә теләге булган һәм булдырып эшләүче механизаторлар гына кирәк. Быел әле аларга бер ярдәмче дә куйдык. Ындыр табагында да, бу комплекска хезмәт күрсәтүче КамАЗлар да ике смена эшли, башкалар өчен эш озынайтылган сменада оештырылды. Бу көннәрдә инде бәрәңгене дә утырту өчен хәзерли башладык.

Илгиз ЗАҺИДУЛЛИН – “Яңа тормыш” җәмгыятенең баш агрономы: “Барысын да үзебезнең көч белән эшлибез”

– Без барысын да үзебезнең көч белән эшлибез, сиптереп тукландыру агрегатларын арендага алмадык диюем. Башта начаррак тоелган участокларга сипләп, өстәп чәчтек, 2 майдан уҗымнарны, күпьеллык үлән басуларын тукландыруга керештек. Сергей Щербаков, Владислав Петров, соңрак Альберт Хәйруллин да кушылып, бу эшне уңышлы башкарып чыктылар. 5 май көнне әлеге участокларны һәм туңга сөрелгән мәйданнарны тырмалауга керештек. Бу участокларда Ришат Әсхадуллин, Марат Нигъмәтуллин, Марат Мөхәммәтгалиев, Самат Шәрәфиев, Рәшит Нәбиев, Рамил Фазылҗанов, Айрат Гарипов  – бөтенесе  җиде агрегат эшли. Марат Газыймҗанов белән Нәкыйп Хәйретдиновлар җир хәзерли, Нурислам Гарифулллин арпа, Шамил Гыйльманов борчак чәчә башлады. Җирләр бездә дә мактанырлык түгел, үтә тыгызланды, дымлы урыннар да шактый. Шуңа күрә кайда кереп, эшләп була, хәзергә шулай көйләнәбез. Юеш, дымлы урыннар калып тора.

Калган хуҗалыкларда нинди хәлләр? Бу хакта "Хезмәт" газетасының 18 саныннан укып белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев