Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сәфәрнең икенче көнендә... (+фоторепортаж)

2144 гектар чәчүлек җирләре булган “Уӊыш” күмәк хуҗалыгы да басуларына тәртип салынуы белән куандырды. 48 кешесе булган бу хуҗалыкта эшне оештыруда үзенеӊ үзенчәлекләре бардыр, әмма уӊай үзгәрешләрне күрми мөмкин түгел

Авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләренеӊ сәфәренеӊ икенче көне дә “Сорнай” хуҗалыгы басуларыннан башланды. Хуҗалыкныӊ кукуруз игелгән басулар уңышы әлегә бик куандырырлык булмаса да, чиста һәм тигез булып үсеп килүе күренә.

“Игенче” районда иң зур мәйданны биләүче хуҗалыкларның берсе. “Терлек азыгы алынган мәйданнарның күпчелеге бүгенге көндә эшкәртелгән. 700 гектарга күпьеллык үләннәр чәчелгән, аларның бер өлешенең елы җитеп, вакыты чыгып бара, ул басуларны туңга сөрәчәкбез. Без, нигездә, арпаныӊ “Раушан” сортын игәбез”, – дип белдерде хуҗалык рәисе Булат Зыятдинов.

“Алга” басулары белән таныштыруны хуҗалыкның агрономы Әлфис Гыйматдинов үз өстенә алды. Автобус  бу хуҗалык басуларына керү белән кеше биеклегендә зур булып үскән кукуруз басуы янында туктады. Хуҗалык рәисләре күкрәп үскән кукурузларга соклануларын яшермәделәр. 60 гектарны биләгән “Нур” сортлы кукуруз уңышы бик яхшы булыр дип өмет баглады алар.
“Сосна” хуҗалыгы кырларын автобус тәрәзәсеннән  күзәтеп, басуларның чисталыгына, бөртекле культураларның өлгереш сыйфатына бәя биреп барды хуҗалык рәисләре.

– “Яромир” сортлы арпадан  быел яхшы гына уңыш җыеп алырга өметләнеп торабыз,  – дип кызыксыну уятты хуҗалык рәисе Фирдәвес Ситдыйков. Рәисләр басуга кереп, юлның як-ягында үскән арпа басуларының өлгерешен чагыштырдылар.

“Татарстан” хуҗалыгы басулары белән танышканда, бу хуҗалыкныӊ елныӊ-елында төрле сортлы культуралар  игүенә игътибар итәсеӊ. Сыныйлар, уӊышлы дип тапкан сортларны ишәйтәләр, башка хуҗалыкларга тәкъдим итәләр. Бу юнәлештән хуҗалык кассасына хәйран сизелерлек акча кереме дә бар.

– 2621 гектар җирдә иген уӊышын җыеп алырга кирәк, 550 гектарда рапс, 450 гектарда күпьеллык үлән, 484 гектарда кукуруз игәбез, шуныӊ 200 гектарын орлыкка алырга ниятлибез, – дип таныштырып барды Айнур Нотфуллин. Кукуруз орлыгын терлек азыгы өчен саклауда яӊа төр ысул кулланырга уйлыйлар икән. «Татарстан» районда ныклап бәрәӊге белән шөгыльләнүче бердәнбер хуҗалык булып кала бугай. Урнаштыруда кыенлыклар күп булса да, бу культурадан баш тартырга уйламыйлар, 186 гектар мәйданга «Гала» сортлы бәрәӊге утыртылган. Ел саен хуҗалыкта дистәләгән сорт арпа, бодай, борчак һәм башка культуралар чәчеп, тәҗрибә үткәрәләр. Бу елда Салавыч белән Яӊгул арасында шундый урын булдырганнар. Игеннәрнеӊ төрле сортларының үсеше белән танышкан һәр җитәкче кайсыныӊ безнеӊ шартларда уӊай булуын үз күзләре белән күрделәр.

“Яӊа тормыш” хуҗалыгы басулары аша тагын бер кат үтеп, автобус “Дуслык” җирләренә килеп җитте. “Маргарита” (бу әле яӊа сорт), “Экадо”, “Льговская-4” сортлы бодай басулары чиста, уӊышы да югары булырга өмет зур. Арышныӊ “Подарок” сортлысы чәчелгән басулар уӊай якка аерылып тора. Кайсы культура чәчелгән басуны карасаӊ да, бар җирдә пөхтәлек, вакытында һәртөрле кирәкле агротехник чара башкарылганы күренеп тора монда. Бу хуҗалыкныӊ игенчелек өлкәсендәге эшен район башлыгы Рамил Нотфуллин  яхшы яктан бәяләп узды.

2144 гектар чәчүлек җирләре булган “Уӊыш” күмәк хуҗалыгы да басуларына тәртип салынуы белән куандырды. 48 кешесе булган бу хуҗалыкта эшне оештыруда үзенеӊ үзенчәлекләре бардыр, әмма уӊай үзгәрешләрне күрми мөмкин түгел. Басуларныӊ чисталыгы игътибарны җәлеп итә: соӊгы 6-7 елда гербицид күрмәгән чүп үләннәре, аныӊ исеннән үк юкка чыкканнардыр, диеште җитәкчеләр. Ашлама кертү, тукландыру, чүп үләннәргә каршы эшкәртүнеӊ нәтиҗәсе уӊай, “Уӊыш”ныӊ уӊышлары да саллы булсын иде.

Тукай исемендәге күмәк хуҗалык басулары да алдагы еллар белән чагыштырганда чистарак, ә шулай да кайбер мәйданнарда ашламаныӊ тиешенчә кертелмәве үзен сиздерә. Көзге культуралар чәчелгән басуларныӊ кайберләрен яз көне яӊадан чәчәргә туры килгән, ул 500 гектарга якын җыелган. Бу хуҗалыкта культураларны бер зур басуга чәчәргә көйләгәннәр, 300-320 гектар басуларда эшне оештыру кулайрак дип тапканнар. Рапс чәчелгән мәйданнар да сөендерерлек. Күпьеллык үлән чәчелгән басуларны бозып, чәчүгә әзерлек эшләре бара.

“Арбор” күмәк хуҗалыгы рәисе Хәмит Баязитов, ике сүзнеӊ берендә, “Бездә яӊгыр яумады, яуса да бик аз булды”, – дип кабатлаганнан соӊ, күп җитәкчедә биредә игеннәр бик начардыр инде, дигән фикер туган иде, әмма басуларны күздән кичергәч, аларныӊ чагыштырмача мул уӊыш бирәчәкләре күренде. Рапсныӊ “Хантор” сортын сиптерү җайланмасы аша чәчеп, катоклаганнар. Басуныӊ чисталыгыннан, орлыкларныӊ тигез тишелешеннән күренгәнчә, “Туман” агрегаты белән сиптереп чәчү үзен аклаган икәнлеген күрсәтә. Бодайның “Экадо” сорты чәчелгән басу да яхшы күренде, кукурузны 200 гектарда игеп, шуныӊ 78 гектарын орлыкка алырга уйлыйлар. Гомумән, “Арбор” күмәк хуҗалыгы игенчеләре, механизаторлары игеннәрне чәчүдә һәм тәрбияләүдә эшләренә җаваплы караганнар, дигән фикер калды.

Ике көнлек сәфәргә нәтиҗә ясаганда район башлыгы Рамил Нотфуллин һәр җирдә зур эш башкарылганын әйтеп узды.

– Бертөрле үк культураларның тәрбия төрле булганда нәтиҗәләре дә үзгә икәнен басуларда күрдек. Ашлама туплауга карата ел башында без куйган таләпләрнең үтәлеше игеннәрдә ачык чагыла. Гербицидлар кулланмау, корткыч-бөҗәкләргә, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы көрәшмәү яки тиешенчә башкармау күпме эшләгән эшне юкка чыгара. Хәзер инде үстерелгән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора, – диде ул.

Вакыйф ЗӘКИЕВ,
Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иген басуларында