Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шәфкать туташы булу Людмилага никтер хезмәт дәрте бирмәгән

«Коллектив әйбәт, акчаны вакытында түлиләр, җитәкчеләребез гади, кешелекле, эшлисе генә килеп тора»

Җәмгыять алдынгысы – Людмила Раимова дуңгыз фермасына эшкә 1988 елда килә. Утыз елдан артык инде дуңгызлар карый ул. Юкса, ул бит һөнәре буенча фельдшер, Можгадагы медицина училищесын тәмамлаган, Яңгул авылында үз һөнәре буенча эшкә урнашкан.

Тик шәфкать туташы булу Людмилага никтер хезмәт дәрте бирмәгән, эштән бәхетен ул фермада – маллар янында тапкан. «Коллектив әйбәт, акчаны вакытында түлиләр, җитәкчеләребез гади, кешелекле, эшлисе генә килеп тора торган», ди ул. Балалату бүлегендә эшләү җиңел түгел әлбәттә, дуңгыз балаларын ничек тә исән килеш алып, исән-сау тәрбияләргә кирәк. Бу нисбәттән фельдшер булуы ярап куя, вакциналар ясауда Людмила ханымның хилафлыкларга юлыкканы юк. Һәр эшкә дә өлгер ул, хуҗалыгында да мал-туары күп, «бик яратам малларны, мин алардан беркайчан да туймам», ди. Ире Иван Раимов белән ике кыз, бер малай үстергәннәр, кызлары инде кияүдә, улы әлегә мәктәптә белем ала. Бер өлгер-гел өлгер бит ул, шигырьләр дә иҗат итә, бөтен теманы да колачлап язам, ди.

Заманча технологияләр үсеш алган дәвердә яшәсәк тә, биредә әле кул хезмәте дәвам итә, абзар идәннәрен кул белән җыештыралар, малларга азыкны кул белән өләшәләр. Әмма зарланмыйлар. «Кайда кем булып эшләвең мөһим түгел, – дигән фикердә утыз елдан артык терлек караган Людмила ханым. – Һәрбер эш тә хөрмәткә лаек». «Ял итәргә вакытыгыз каламы?» – дип сорагач, безнең җитәкчебез шулхәтле яхшы, ул безгә хәтта ял итәргә дә мөмкинлек бирә, кайчан ял кирәк, шул вакытта җибәрә, каршы килми», диде елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев