Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән хайваннарны һәм иттән әзерләнгән ризыкларны сату тәртибе

Россия Федерациясе буенча гамәлдә булган норматив актлар нигезендә, шәхси хуҗалыкларда үстерелгән хайваннарның итен һәм иттән әзерләнгән ризыкларны сату рөхсәт ителә.

Ләкин, малны суеп, итен базарга алып чыкканчы, малны шәхси хуҗалыкларда асрау, чалу һәм итне эшкәртү гамәлдә булган кагыйдәләргә туры килергә тиеш. Беренчедән, гамәлдә булган 4979-1-ФЗ "Ветеринария турында"гы закон нигезендә, шәхси хуҗалыклардагы һәрбер баш мал райондагы дәүләт ветеринария хезмәте берләшмәсендә исәпкә алынырга зарур, чөнки анда эшләүче дәүләт ветеринар хезмәте белгечләре бу малларга вакыты җиткән саен тиешле профилактик һәм закон кушкан башка төрле чараларны уздырырга бурычлылар.

Икенчедән, терлек аттестация узган һәм махсус әзерләнгән урында гына чалынып эшкәртелергә, аның ите ветеринария лабораториясендә махсус тикшерү узарга тиеш. Тикшерү нәтиҗәсендә, мал сау-сәламәт, ит кулланылышта булган иминлек таләпләренә туры килә дип табылса, бу итне сатуга чыгарырга рөхсәт ителәчәк. Бу очракта райондагы дәүләт ветеринария хезмәте иткә махсус тамга суга.

Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгы фәрманы нигезендә (16.11.2006. №422), сатуга алып чыкканчы, суелган мал яки иттән әзерләнгән ризык хуҗасы, ветеринар лабораториясе тикшерүе узып, махсус тамга салынган итне, яисә иттән әзерләнгән ризыкка, райондагы дәүләт ветеринар хезмәте табибыннан рәсми белешмә алырга бурычлы. Әгәр дә ит яки иттән әзерләнгән ризык район эчендә генә сатылса, 4нче номерлы, ә инде районнан читтә сатыласы иткә (иттән әзерләнгән ризыкка) 2нче номерлы ветеринария белешмәсе алырга кирәк булачак. Шул ук вакытта ветеринария кагыйдәләре буенча ит яки иттән әзерләнгән ризык машина яки башка транспорт чаралараы ярдәмендә сату өчен кая да булса алып барылса, бу машина яки транспорт чаралары махсус җиһазланырга һәм итнең яисә иттән әзерләнгән ризыкның иминлеген, сыйфатының саклануын тәэмин итәргә тиеш.

Фото: http://tambov.meatinfo.ru/data/news/322136/mixed-meat.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250