Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Шөкер итәр сәбәп бар», – ди әңгәмәдәшебез – район башлыгы

–Бу ел дөнья тарихына ук шушы пандемия белән кереп калыр инде ул. Мондый афәт бер җирдә дә эзсез кала алмый. Дөньяда, илдә, республикада...

–2010 ел үзенең корылыгы белән тарихка кереп калган кебек, 2020 ел да үзенең кабатланмас вәзгыяте белән истә калыр. «Таҗлы вирус» район тормышына, авыл хуҗалыгына йогынты ясадымы?
–Бу ел дөнья тарихына ук шушы пандемия белән кереп калыр инде ул. Мондый афәт бер җирдә дә эзсез кала алмый. Дөньяда, илдә, республикада... Шулай ук районда да. Башлангыч чорында бик курыктык, һәр очрак исәпкә алынды, контроль-таләпләр бик көчле булды. Әмма барыбер чикләп бетерә алмадык, вирус таралды. Кеше бар нәрсәгә дә күнә дигәндәй, тора-бара күпмедер дәрәҗәдә ияләндек. Ел ахырына таба беркадәр тынычландык кебек. Әмма саклык чараларын барыбер онытырга ярамый. Шул ук вакытта ел дәвамында югалтулар шактый булды, өлкәннәребез, якыннарыбыз, сыйныфташларыбыз шушы чир сәбәпле китеп барды. Әмма һәр авырлыкның бер плюсе була дигәндәй, бу вирус та безгә тормышыбызга башкача карарга өйрәтте. Район күләмендә караганда бу пандемия эшмәкәрләребезгә беркадәр авырлыклар тудырды, югалтулар да, чигенешләр дә булды. Әмма авыл хуҗалыгы системасына ул шулкадәр зур авырлык китерде дип булмый.

–Тулаем алганда район өчен бу ел уңышлы булды кебек...
–Әгәр шушы чир, пандемия булмаса, бу ел районыбыз өчен бар яктан да иң уңышлы елларның берсе булыр иде. Игенчелек өлкәсендә без бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 10 центнер уңышны артыграк җыйнап алдык, тулай җыем да алдагы ел белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк булды. Терлек азыгы да 40 процентка якын күбрәк әзерләнде. Аерым хуҗалыкларда бу күрсәткечләр тагын да зур. Әле 5-6 хуҗалык читкә чыгып, Киров өлкәсе, Мари Илендә дә шактый күләмдә терлек азыгы әзерләде. Дөрес, читтә әзерләнгәне сыйфат ягыннан беркадәр чигенкерәк була, әмма кышкы чорга ышаныч белән керү өчен, азык муллыгы өчен бик тә кирәк ул. Без ел да хуҗалыклар алдына ел ярымлык – запас белән терлек азыгы әзерләү бурычы куябыз. Быел бик күпләр бу бурычны үтәде. Азыкның сыйфатлы булуына да инде җитәкчеләребез зур игътибар бирә. Быел ул яктан да шөкер итәргә була. Үзебез ниятләгән кадәр ашлама кертү, яңа технологияләр, бигрәк тә культураларны бик күп микроэлементлар белән яфрактан тукландыру һәм, әлбәттә инде, һава шартларының бик тә уңай килүе бөтенесе бергә күрсәткечләргә әйбәт йогынты ясады. Кырдагылар да бик тырышып эшләде. Күп хезмәт куелды, бу саннар артында бик күпләрнең тырыш хезмәте ята. Шулай да игенчелектә бу елның төп үзгәлеге, мөгаен, 8000 гектарга якын мәйданда кукуруз үстерүдер. Бу – безнең район өчен моңа кадәр күрелмәгән сан. Уңышы да әйбәт булды. Силос өчен генә түгел,  2000 гектарын бөртеккә үстереп, ун хуҗалык аны суктырып та алды. Моңа өстәп, «Татарстан» хуҗалыгы 1300 тоннага якын карнаж, «Кызыл юл» һәм  «Дуслык» хуҗалыклары 1800 тоннага якын кукуруз бөртеген сыттырып, җиңсәләргә тутырды. Кукуруздан бөтенесе 5200 тоннага якын шушындый төр азык әзерләнү терлекчелек өчен бик зур плюс булачак. Кукуруздан силос та бик мул итеп һәм яхшы сыйфатлы итеп салынды. Башта бик куркытса да, һәр этапта табигать шартлары безгә уңай килеп торды. Сыйфат өчен дә, муллык өчен дә, югалтуларсыз җыйнап алу өчен дә бер дигән мөмкинлекләр бирде. Кырдагылар, шөкер, бу мөмкинлекләрдән файдалана алды. Нәтиҗәләр шуңа күрә сөендерә торган да инде.

–Игенчелектәге югары күрсәткечләр терлекчелектә дә чагылыш табадыр?
–Нәкъ шулай. Елны сөт җитештерүдә 14 процент үсеш белән тәмамлыйбыз (ит җитештерү дә плюстә). Елына 100 мең тонна сөт җитештерергә дигән максатыбызга быел бик-бик якын калдык. Киләсе елга 100 меңне үтеп китәрбез дип уйлыйм. Терлекчелектә дә күп эшләнде. Инде районда миксерсыз – болгаткычсыз ашатучы хуҗалык, ферма калмады. Район хуҗалыкларында заманча, компьютерлашкан азык цехлары, азык әзерләү үзәкләре барлыкка килде. Терлекләргә унга якын төрле рацион белән, ике дистәләп компонент катнашкан, балансланган, энергиягә бай ризык ашатыла. Бу – заман таләбе. Бүген шушылай эшләмәгәндә күп продукция җитештерәм димә. Заманча яңа комплекслар шулай ук бүгенге көн таләпләренең берсе. Аларның әле кадрлар проблемасы белән турыдан-туры бәйле булуын да истә тотарга кирәк. Билгеле, зур комплекслар төзергә алыну өчен зур тәвәккәллек сорала. Аны эшләп чыгу да җиңелләрдән түгел. Бик күп каршылыкларны үтәргә кирәк. Тагын шунысы да бар: хәзер авыл хуҗалыгы системасында эшләүчеләргә ярдәмнәр, төрле программалар бик күп. Әмма аларны күбесенчә эшләгән, шөгыльләнгән кешеләргә бирәләр. Әйтик, терлек тораклары, комплекс төзүчеләргә, терлек, техника, җиһаз алучыларга һәм башка шундый юнәлешләргә республика һәм федераль бюджеттан субсидияләр бирелә. Әмма моның өчен син инде бу эшләрне эшләгән булырга тиеш. Тагын шунысы да бар: кызганычка, әлегә, әйтик, төзелеш икән, документлар туплау, рөхсәтләр, кредитлар алу да җиңелләрдән түгел (әле бит ул кредитны түлисе дә бар). Башка төр эшчәнлекләрнең дә үз кыенлыклары, үз шартлары бар. Тик, әйткәнемчә, яңа комплекслар бүген инде ихтыяҗга, мәҗбүрияткә әйләнеп бара. Шөкер, районда бу авырлыклардан курыкмыйча, тәвәккәлләп, яңа терлек комплекслары төзүчеләр дә, бу эшкә тотынучылар да бар. Бу эштә беренче карлыгач булган «Смәел» хуҗалыгына «Кызыл юл», «Татарстан» хуҗалыклары кушылды. «Сосна»да заманча саву заллары булдырдылар, алга таба шунда тагын бер ферма булдырырга ниятлиләр. Республика программасы буенча «Игенче» хуҗалыгы 300 баш савым сыерга исәпләнгән роботлы фермасын төзеп бетерде. Киләсе елларга тагын шушындый ук 300 башлык ферма төзергә җыеналар. Тимирязев исемендәге хуҗалык, Чапшардагы абзарга реконструкция ясап, роботлар кайтартып, эшләп карады һәм инде бу эшнең мөһимлеген, файдасын аңлап, быел көздән яңа комплекска фундамент салып калдырды. «Маяк», «Бөрбаш» хуҗалыклары да 600 башлык комплекслар төзү артыннан йөри, ә «Борнак», «Яңа тормыш» хуҗалыклары әзерлек эшләрен башлады. Болар барысы да бик сөендерә, өметләндерә торган яңалыклар. Сөткә-иткә бәяләр түбән төшмәсен, вәзгыять үзгәрмәсен дип теләргә генә кала. Бүгенге шартлардан без әлегә канәгать, саткан сөткә акча ала алмый йөргән чаклар да булды, әле берничә ел элек кенә сөткә бәяләр бөтенләй төшеп бетеп, авыл хуҗалыгын бик тә кыен хәлдә дә калдырды... Сөт-ит бәяләре безнең кулда түгел, кызганычка. Әмма барыбер яхшыга өметләнәбез. Без бит әле үз алдыбызга көндәлек 300 тонна сөт җитештерергә дигән бурыч та куйган идек. Җәйгә ул чиккә җитәрбез һәм алдагы елларга 350 тоннаны максат итеп куярбыз дибез.

–Күп еллар Балтач районы терлекчелек өлкәсендә республикада бердәнбер лидер булды. Хәзер инде күршеләр дә бу юнәлештә матур нәтиҗәләргә иреште. Шушы шартларда лидерлыкны саклап калу өчен куеламы мондый максатлар, шундый конкрет саннар?
–Шуннан башка булмый да. Планлы икътисад дигән нәрсә катгый куелмаса да, үз алдыңа ниндидер максат, план билгеләмичә барыбер алга барып та, эшләп тә булмый. Безнең эшчәнлекне күзәтеп баручылар да, килеп өйрәнүчеләр дә шактый. Без дә күрше районнар эшчәнлеге белән танышып барабыз, алардагы бездә булмаган яңалыкларны кабул итәбез. Республика күләмендә генә түгел, чит өлкәләргә, чит илләргә барып та алдынгы тәҗрибәне шактый өйрәнергә туры килә. Үз кабыгыңда гына бикләнеп ята торган чор түгел бу, һәр яңалыктан хәбәрдар булырга, үзебез өчен кирәкле-табышлысын куллана да белергә тиешбез. Бу уңайдан аңлап эшләгән, эзләнгән, яңалыклардан курыкмаган хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләренә бик рәхмәтле мин.

–Башка өлкәләр өчен ел нинди булды?
–Бездә авыл хуҗалыгы районы булганлыктан, сәнәгать тә, нигездә, авыл хуҗалыгы белән бәйле. Бу өлкәдә иң зур күрсәткеч – сөт-май комбинатында. Алдагы елга караганда җитештерүне 106 процентка үстерә алдылар, 35 кешегә өстәмә эш урыны булдырдылар, 11 айда уртача хезмәт хакы да 32 600 сум булды. «Агрохимсервис» берләшмәсендә дә үсеш 200 проценттан да артык, уртача хезмәт хакы да 30 процентка үскән. Төзелеш өлкәсендә дә начар эшләмәдек, быелга дигән план 123 процентка үтәлде. Төзелеш күләме дә артты. Авыр ел булса да, шөкер, программалар өзелмәде, киселмәде. Безнең өчен алар бик мөһим, ни генә дисәк тә, аларның күбесе бит авыл районнары өчен. Елдагыча, әлеге программаларның күпчелегендә катнаша алдык. Бик күптән көтелгән «Хыял» яшьләр үзәге, Смәел мәдәният йорты, бистәдәге икенче номерлы бакчага капиталь ремонтлар, Арбаш һәм Салавыч Сәрдегәне авылларында яңа ФАПлар төзелү бик вакытлы булды. Бигрәк тә Шушма ярын ныгыту бистәдәге шул як урамнарда яшәүчеләр өчен күптән көтелгән әйбер булды. Әле бу юнәлештә эш дәвам итә, киләчәктә аны яр буе программасына кертү хыялы бар.

Юллар ремонты-төзелеше буенча да ел да зур күләмдә эшләнә. Быел ул 400 миллион сумлык булды. Шунысы да бар: бу юнәлештә күпме генә эшләсәк тә, әлегә юллар буенча проблемалар, халыкта үтенечләр, урынлы зарлар бетми. Чөнки үткән гасырда төзелгән асфальт юллар инде тузды. Ул чакта, бәлки сыйфаты начаррак булгандыр, икенчедән, шактый ел үткән һәм бүгенге хәрәкәткә исәпләнмәгән дә булгандыр. Шуңа күрә бу юнәлештәге программалар да дәвамлы булсын дияргә генә кала. Әйткәнемчә, пандемия шартларында эшмәкәрләребез шактый авырлык кичерде. Моннан чыгу юлы буларак, үзмәшгульлеккә китүчеләр булды, шул сәбәпле, быел районда шушы юнәлеш шактый үсте.  Гомумән, безнең район халкы, бигрәк тә авылларда үз хуҗалыгында күп итеп терлек асрап, тырышып көн күрә.  Республикада башка бер генә районда да шәхси хуҗалыкларда шуның кадәр терлек юк – бездә 16 800 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 6725 сыер исәпләнә, бу саннар гел арта бара. Күп урында алар, киресенчә, кимүгә бара. Унбер айда шәхси хуҗалыклар 25 мең 200 тонна сөт саткан икән, бу бик зур сан. Әле бит бу сөт җыючылар аркылы сатылганы гына. Үз сөтен үзе урнаштырган кешеләр дә байтак.

–Үзара салым программасы да соңгы елларда авыллар тормышын үзгәртүдә зур ярдәм булды.
–Район үзәгендә бу төр салымны җыюда беркадәр проблема булса да, шөкер, авылларда бу программаның кирәклеген бик тиз аңладылар. Һәр авыл үзе аерым сумма билгеләп, башкалардан күбрәк җыючылар да бар. Шушы юл белән авылларда урам-тыкрыклар, чишмә-коелар, зиратлар тәртипкә китерелде, ел да бик кирәкле, мөһим эшләр башкарыла. Ел саен ун миллион  сум тирәсе үзара салым акчасы җыйнала, хөкүмәт өстәмәсе белән 50-52 миллион сум була ул. Бистәдә дә аның нигезендә күп эшләнде. Бигрәк тә тротуарларны халык бик көтә иде. Инде авылларда да тротуарлар салына (аларның кайберсе федераль программа нигезендә эшләнә). Шулай ук уен һәм спорт мәйданчыклары программалары, быелдан  өстәлгән «Безнең ишек алды» программасы да (соңгысы буенча бистәдә дүрт ишек алды тәртипкә китерелде), алда әйтелгән башкалары да,  сөенечкә, киләсе елда да хәрәкәттә күренә. Катнашырга, файдаланырга гына кирәк. Киләсе 2021 ел да районыбыз өчен, авыл хуҗалыгы өчен уңышлы ел булсын, пандемия-вируслар тиз арада юкка чыксын,  исән-имин эшләргә, яшәргә язсын!
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

 


Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач Рамил Нотфуллин