Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шәһәрнекеләр авыл кышын йоклый дип санаса да, чынбарлык киресен күрсәтә(+фоторепортаж)

Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче җитәкчеләр, баш белгечләр елның беренче семинар-очрашуын әнә шундый темага багышладылар. “Маяк” хуҗалыгында үткән бу сөйләшүдә  сүз әнә шул хакта барды. Бер караганда, әле язга ерак та кебек. Әле генә кыр эшләрен тәмамлап, техникаларны кышкы саклауга куеп, басуларны оныткан идек кебек...

Бу беренче карашка гына шулай. Районыбыз игенчеләре, белгечләре инде игенчелекнең сезонлы булуын күптән инкарь итте шикелле. Соңгы елларда бу өлкә дә ел әйләнәсе “хәрәкәт”тә, техникаларны – тагылма машиналарны кырдан кайтуга ремонтлый башлаучылар да, яңа техникалар алу, ашламасын туплау, ягулык-майлау материалларын, запас частьларны алдан-ала кайгыртучылар да бар. Елларның төрлесен күргән җитәкчеләр, белгечләребез шулай эшләүне кулай күрә. Язгы кыр эшләрен кыска срокларда башкарып чыгыйк, үзебез теләгән күләмдә уңыш алуга ныклы нигез салыйк дисәк, башкача булмый да. Бигрәк тә машина-трактор паркының, тагылма техникаларның әзерлеге бу кампаниядә зур роль уйный.

Бу уңайдан районда хәлләр ничек соң?

– Хуҗалыкларда бу эш белән 37 бригада шөгыльләнеп, аларда 111 кеше хезмәт куя, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Ришат Нуриев. – Үткән ел белән чагыштырганда бригадалар һәм анда эшләүче кешеләр саны азрак булса да, нигездә эш канәгатьләнерлек дип әйтергә була. Район буенча бүгенге көнгә тракторларның 83 проценты кыр эшләренә әзер. 90 процент тырмалар һәм культиваторлар, 70 процент чәчкечләр, 63 процент катоклар да әзерлек сызыгына куелган. Тырмалар, культиваторлар, катоклар ремонтының алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда шактый югары булуы сөендерә. Чәчкечләр ремонты гына бераз кимрәк. Беренче карашка саннар начар да кебек түгел. Әмма хуҗалыклар буенча караганда чуарлык борчылырга урын калдыра. Әйтик, бу эшләргә үтә җаваплы караган “Сорнай”, “Кызыл юл”, “Труд”, “Кама” хуҗалыклары инде бу төр ремонтларны тәмамлаган, “Татарстан”, “Уңыш”, Тимирязев исемендәге, “Бөрбаш”, “Яңа тормыш”та берәр төр тагылма машиналар ремонты гына төгәлләнмәгән. “Дуслык”, “Арбор”, “Борнак”, “Маяк”, “Сосна”, “Якты юл” хуҗалыкларында да эшләр чагыштырмача әйбәт бара. “Игенче” һәм Тукай исемендәге хуҗалыкларда исә бу төр ремонтларның берсе дә тәмамланмаган, кызганычка. Шулай ук аерым хуҗалыкларда аерым төр ремонтлар тоткарлану да уйландыра торган күрсәткеч. Тракторлар ремонтында да бу чуарлык сизелә. Әйтик, “Смәел”, “Сорнай”, “Труд” хуҗалыкларында бу төр техникаларның 90-92 проценты инде әзер булса, “Якты юл” һәм “Уңыш” хуҗалыкларында бу күрсәткеч 67-69 процент. Гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк: әлегә әзер булмаган барлык төп тракторларга да ремонт эше башланган. Әмма барыбер районыбыз хуҗалыкларына, җитәкчеләргә, белгечләргә бу эшләрне сузмаска, соңгы срокка калдырмаска киңәш ителде. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан язгы чәчүдә катнашачак техникаларны һәм тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын 1 апрельгә тулысынча хәзерләп бетерү бурычы куелганын онытмаска кирәк. Эшне бу срокка сыешырлык итеп оештыру сорала. Районда исә тракторларга техник күзәтү үткәрү елдагыча март азагында башланачак. Моны да истә тотсак иде.

Шәһәрнекеләр авыл кышын йоклый дип санаса да, чынбарлык киресен күрсәтә. Мул уңыш өчен көрәш ел әйләнәсе бара.

 

Ришат НУРИЕВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев