Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Смәелдә терлекчелек өлкәсендә апрель аена нәтиҗәләр ясыйлар (фото)

Бүген «Смәел» хуҗалыгында терлекчелек эшләре буенча агымдагы елның апрель аена нәтиҗәләр ясау киңәшмәсен уза.

Киңәшмәдә катнашучылар иң элек Смәел мегафермасында сөтнең сыйфатын тикшерү, аны яхшырту мәсьәләсендә технологиянең сакланышы турында практик укуда катнашты.

Ветеринарлар, зоотехниклар, хуҗалык җитәкчеләренә иң элек сыерларны савыр алдыннан нинди процедуралар үтәргә кирәклеген күрсәттеләр.

Чара  барышында терлекчелектәге мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

- Терлекләрнең үлеме, авыру очраклары еш ачыклану буенча хуҗалыкларда ситуацияне уңай якка үзгәртү юнәлешендә эшләнәсе эшләр шактый. Тармактагы кимчелекләрне төзәтү буенча эзлекле һәм бердәм эш оештыру төп шарт. Ай саен җитешсезлекләр ассызыклануга карамастан, кайбер хуҗалыкларда чигенешләргә бәя бирелеп, нәтиҗә ясалмый. Бу безнең хезмәтне бизәүче күрсәткеч түгел - дип ассызыклап узды район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Бүгенге киңәшмә барышында билгеләнеп узылган проблемалы өлешләр җәмгыятьләр җитәкчелеге һәм белгечләре тарафыннан контрольгә алыну, кимчелекләрне вакытында төзәтү өстендә эш башлау зарури.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев