Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Смәел алдынгылары (фото).

Алда хәбәр иткәнчә, «Смәел» күмәк хуҗалыгында районыбыз иктисадында хәл иткеч роль уйнаган терлекчелек тармагыныӊ 11 айда үсешенә багышланган зур киӊәшмәдә булды.

Киӊәшмәгә чакырылучылар иӊ элек хуҗалыкныӊ терлекчелек биналарында булдылар, андагы эш шартлары һәм терлекләрне ашату, югары продукция алу өчен кулланыла торган ысуллар белән таныштылар.
«Бүгенге көндә терлекчелек өлкәсендә уӊышка ирешү гаять катлаулы. Бу тармакка көндәлек, даими, еллар буенча игътибар биреп, заманча технологияләрне кулланып кына үсешкә ирешеп булачак. Иӊ мөһиме - бу өлкәгә җитәкченеӊ дә, терлек караучыныӊ да, терлекченеӊ, сыер савучыныӊ дә күӊел биреп, булсынга дип эшләве кирәк», - дип Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчеләр алдында басым ясап әйтте.
Бу очракта «Смәел» күмәк хуҗалыгы башкаларга үрнәк булып тора, киӊәшмәнеӊ дә шушы җирлектә үткәрелүе очраклы түгел. Мондагы сыер савучылар да район күләмендә алдынгылар, эшләре гөрләп бара. Сезгә берничә фото тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250