Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Смәел” фермасына булган сәяхәтнең соңгы этабы

Бездә Мега - ферма ул. Соңгы елларда авыл хуҗалыгына яңа терминнар килеп керде, бигрәк тә терлекчелектә ят сүзләрне еш ишетергә туы килә. Менә Смәелдә мегафирма өлгерттеләр, Казандагы "Мега" сәүдә-күңел ачу комплексын гына белә килгәннәр сагая калды. Менә шулай, иптәшләр, бездәге Мега ферма ул, бик күп мәртәбәгә зур дигәнне аңлата. 1100...

Узган елның 7 декабрендә ферма тәүге сыерларны кабул итә, башта аскы фермадан 95 сыер менгезәләр, әкренләп калганнарын ташыйлар, шулай итеп сыер малы 400 баштан артып китә. Башта малкайлар аптырап кала, берәр көн стресс та кичереп ала. Мөгезләреңне киссеннәр дә, ниндидер һич көтелмәгән алым белән сава башласыннар да, борчылып та карама, имеш. Беренче көнне малкайлар сөтне аз бирә. Алар да җан иясе ләбаса. Шулай итеп, 4-5 көн ияләшү, өйрәтү, ягъни адаптация чоры бара. Аннан инде бар да җайлаша, рациондагы туклыкны азык, рәхәт шартлар сыерларны ияләштерә. Биредә ферма мөдире - Алсу Гарифҗанова. Бүтән кешедер дип көтмибез дә, чөнки Алсу ханым терлекчелектә инде 1985 елдан бирле, 31 ел шушы тармакта хезмәт куйган кеше, сөтчелек фермасының асылын тирәнтен аңлаучы, бик күп мәртәбәләр республикакүләм сыер савучылар бәйгеләрендә катнашып, беренчелекне бирмәүче алдынгы сыер савучы. Алты ел дуңгыз фермасы коллективын җитәкләгән, коллективтагы һәркемне үтәли күрә, эшнең рәтен белә. Андый тәҗрибәле белгечне җир җимертеп эзләсәң дә табалмаска мөмкинсең, ә монда әзер кадр, эзләп газапланасы да юк. Үзе турында мактаганны яратмый Алсу ханым. Хезмәттәшләр алдында кыен хәлдә калам, ди күпсанлы җиңүләрдән соң журналистларның эзәрлекләвеннән көчкә котылуын искә алып. Ә инде мегафермадагы заманча технологияләрне көнгә әллә ничә мәртәбәләр әйләнеп-сөйләп чыгудан һич авырсынмый. Беренче көннәрдә савымны ике группага бүлеп оештыралар. Аннан эш дүрт группага бүленеп башкарыла. Беренчесе раздой, икенчесе соңгы 3 айда бозаулаган таналар, өченчедә гадәти савым сыерлары, дүртенчесе а сөт ташлату группалары.
Сыерлар карусель әйләнә.
Яӊа торакка белгечләр, терлекчеләр, сыерлар җайлап ияләшеп киләләр. Вестфалия («Westfalia») фирмасыныӊ, барлык җиһазлары белән 60 млн. сумга төшкән «Карусель» тибындагы сыер саву өчен көйләнгән өлеше генә ни тора. Моны аӊларга һәм идарә итәргә оператор булып эшләүче, элеккеге механизатор Фәнис Фазылҗановныӊ түземлеге генә чыдасын. Сыерлар түгәрәккә берәм-берәм кереп баса торалар, сыер савучылар имчәкләрне сөртеп, саву җайланмасын беркетеп баралар, савылып беткәннән соӊ алар ычкына бара, сыер әйләнеп торган җайланмадан чыгып та китә. Һәр сыерныӊ номеры, сөт күләме шунда ук дисплейда күренеп тора. Автоматлаштыру моныӊ белән генә бетми әле. Зоотехник-селекционер Руфинә Хәкимова аерым бүлмәдә, яӊа урнаштырылган компьютерга «башы белән чумган». Дөрестән дә, күп нәрсәне белеп була бу программа аша: алдагы савым белән һәр сыер сөтенеӊ артуы, кимүе, аныӊ нинди халәттә булуы, бозаулау чорлары, һ.б.,.һ.б. Сыерныӊ үз-үзен тотышында зур үзгәрешләр (авырту, теләккә килү чоры) булса, аны автоматика ишектән икенче якка аерып чыгарып җибәрә. Бу программа киләчәктә терлекчелектә эшне планнаштыруда зур ярдәмче булачак икән, дип уйлап куйдым.
Ястыкта йоклатсаң да ...
Нинди генә яхшы, нәселле савым сыеры булмасын, ястыкта йоклатсаӊ да, ашатмасаӊ, ул сөт бирмәячәк. Димәк, бу очракта терлек азыгын әзерләү иӊ беренчел бурычларныӊ берсе булып тора. Районныӊ тәҗрибәле баш агрономнарыныӊ берсе булган Тәбрис Зәкиуллин белән бу турыда фикерләшәбез. «Агроном буларак, бездә җирнеӊ чикләнгән булуын әйтеп китим инде мин. Шунлыктан, беренче чиратта безнеӊ эш турыдан-туры терлекчелекне сыйфатлы азык белән тәэмин итү. Ә моӊа бүгенге көндә бары аксымы күп, энергиясе зур булган культуралар игеп кенә ирешеп була. Борчак һәм кукурузны беренче планга куйдык. 3 ел инде кукурузны бөртеккә игәбез. Файдасы зур, 2 ел «плющилка» аша 100әр тонна сыйдырышлы озын полиэтилен капчыкларга тутырдык. 2015 елда моныӊ кыйммәткә төшәчәген аӊлагач, арпа белән кушып киптердек. Дөрес, бу очракта аныӊ үзкыйммәте арта, әмма бүтән чара юк. Эх, районда кукуруз жаткалары, приставкалары булган 3-4 комбайны, «плющилка»лары булган бер звено булса, югалтулар күпкә кимер, сыйфатлы терлек азыгын әзерләү район дәрәҗәсендә хәл ителер иде, ди ул. Октябрьдә суктырылган кукуруз орлыгы белән, ноябрь аенда карда, яӊгырда суктырылганы арасында аерма зур, торган саен сыйфаты кими. Моӊарчы кукуруз игүдә Мәгъфүр Хәкимов бик тырышып эшләде, аныӊ белән бергә Николай Осипов тәҗрибә туплый. Иван Хрисанов тукландыру, химикатлар кертүдә өзеклек ясамады. Кукурузны сусыл азык өчен дә үстерәбез, ике «Полесье»да Семен Тарасов, Ришат Мөхәммәтшиннар бу өлкәдә чын остага әверелеп киләләр. «Камаз» машиналарын иярләүче җитез шоферларыбыз Ильяс Әхмәдиев, Ришат Фазылов, Илдус Галимуллин, Мансур Хаҗиевлар массаны түкми-чәчми ташып торалар, аны «К-700» тракторында Владимир Эшмаков чокырда җиренә җиткереп таптап тора. Тырыш механизаторларыбыз, башка юнәлештә намус белән эшләүчеләребез күп безнеӊ, алар булганда була», ди «җир хуҗасы» Тәбрис.

- Бу мегаферма безнеӊ көч белән генә салынган, дип уйлау дөрес булмас, - дип дәвам итте «Смәел» күмәк хуҗалыгы рәисе Илһам Шакиров.
- Программаларга кергәндә, кредитларны рәсмиләштергәндә безгә зур ышаныч белдергән район җитәкчелегенеӊ ярдәме зур булды. Безнеӊ бурыч - шушы ышанычны аклап, мул продукция җитештереп, киләчәктә чыгымнарны хуҗалыкка керә торган керемгә әверелдерү. Мин авылдашларыма ышанам, куелган бурычларны үтәүгә ышанычым зур.
Сизнер кызлары, Мега йолдызлары
Совет заманы булса, яңалык булып килеп кергән Мега фермада сыер савучы бу дүрт терлекчегә карата җырлар чыгарырга композиторлар чакырарлар, шигырьләр иҗат итәргә махсус шагыйрьләр чакырырлар иде бәлки. Аларның дүртесе дә күрше Сизнер авылыннан. Буйлары да, уйлары да бер дигәндәй... Татарчасын да аермачык сөйләшәләр, русчалары да ялт иткән, кирәк икән җавабын удмуртча да бирергә бик мөмкиннәр. Урысчалатып әйткәндә, боевая, мировач күренәләр. Уйлап эш иткән рәис, районда, хәтта ки республикада беренче мәртәбә салынган ферманы күрергә килүчеләр байтак булыр әле, семинарлар да еш үтәр, тел белү хурлыкка калдырмас. Елена Байманова, Людмила Тарасова. Екатерина Пиляева, Таисия Хрисанова җәмгыятьнең сыер фермасында моңарчы да тырышып хезмәт куйган терлекчеләр, авылга "Уаз" машинасында кайтып - китеп йөриләр, шоферлар Исмәгыйль Гатиятуллин белән Ришат Мөхәммәтшинны бик мактыйлар, көнгә ун әйләнергә мөмкиннәр, ләкин бер авыр сүз дә ишеткщн юк үзлләреннән, диләр. Сыер савучыларның өчесе эшләгәндә, берсе ял итә. Карусельдә, мәсәлән, Еленасы җилемнәрне сөртеп әзерләсә, Людмиласы аппаратны киертә, Екатерина божрада әйләнеп чыкан сырларның имчәкләрен сөртеп, майлап куя. Тәмләп тамак ялгаган сыерлар савым вакыты җиткәч, үзләре үк җайлап кына каруселгә керү ягына килә башлый, саву процессы үткәч, кире үз урыннарына чыгып басалар. Карусель уртасында электрон җайланма. Оператор шунда барысын да көйләп-җайлап тора, бар да автоматлашкан биредә. Алай дигәч тә, сыер савучылар кнопкага гына басып утырмый монда. Аппаратларны, чираттагы сыерга киертергә дип, күтәреп торганда куллары арып бетә. Шулай ук уртада кер юу машинасы куелган. Имчәкләрне сөрткән чүпрәкләрне порошок белән шунда юдыртып алалар. Чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, сыерларның асты да махсус механизм белән эттерелеп барыла. Малкайларның җайланмага исләр дә китми, атлап кына күчәләр. Ә Карусель көнгә ике мәртәбә әйләнә, сыерлар ике мәртәбә сөт бирә. Менә шундый тамаша. Хикмәт монда. Үзе бер экскурсия. Авыл җирлегендә мондый алга китешләр хезмәткәрләрне дә кыскартуга китрмичә калмыйдыр, бер генә терлекче дә эшсез калмас дип әйткән ди үзе рәис. Анысын вакыт күрсәтер. Кем белә, бәлки сөт ризыклары җитештерә башларлар. Хыялларында бар икән бит.
Нинди бүләк бар, барысын да алган
"Смәел" җәмгыятенең мал табибы Фаил Мөхәммәдиев турында әйтүем. Үзе дә шулай ди, мин дә шулай дим. 20 ел хезмәт тәҗрибәсе булган белгеч үз эшенең остасы булуын әйтүдән тартынып тормый, заманы шундый, эшен күрсәтә белгәннәр генә алга бара, тыйнаклык саклап утырганнар йоклап кала. Бирегә ул Арча-Борнак-Яңгул маршрутларын үтеп килеп төпләнә, һәм хезмәт бәхетен шушында таба дисәк тә дөрес булыр. Эштән уңуда бәхет ләбаса, үзең яратмаган эш булса, инде эшеңне яратып та үзеңне сөймәсәләр, гомереңнең заяга үтүенең бер этабы шул булыр. Ә Фаил Мөхәммәдиев тормышның андый нечкәлеләренә урын калдырмый, ялт иттреп эшен дә башкара, смәеллеләргә хас турылык белән сүзен дә өзеп әйтә.Үзара сөйләшкәндә бозауларның исәнлеге-иминлеге белән генә кызыксынган идем, күпме сүз ишеттем. Профессорлар кебек кулын артка куйды да, уңга-сулга йөренеп сөйли башлады:

Яңа туган бозауларның сакланышы бездә 99 процентка якын. Әйбәт күрсәткеч бу. Үле туганнар бер җирдә дә булмыйча калмый инде ул. Марат Әхмәдиев дигән ярдәмчем бар, аны эшкә үзем өйрәттем, шуңа да эшебез бер фикердә, бер максатта уңышлы бара. Тормыш иптәшем белән өч егет үстерәбез, берсе "Путиновский"- Ана капиталына лаек булды. Хуҗалыкта 6 баш сыер асрыйбыз. Хатыным өйдә хуҗабикә, мал-туарга күз-колак булып тора. Сигез ел элек үз җирлегебездә дәүләткә иң күп сөтне без тапшыра идек, хәзер дә кимен куймыйбыз. Хезмәтемне бәяләп торалар, район, Татарстан, Рәсәй бүләкләренә, гомумән, мал табибына кагылышлы нинди зур хөрмәт бар, барысына да ирештем. Ә менә сезгә бер үпкәм бар... Мактаулы исем алучы мал табибларыбыз күп, ләкин бөтенесен дә газета битендә күрсәтмисез...башкаларныкы чыга, безнеке юк... Җәйге чорда һөнәри бәйрәмебез була...шул уңайдан да районның мал табиблары турында гәзит бите тутырып язмыйсыз...бүтәннәрне язасыз бит... эшләгәч, макталасы да, районыбызның "Хезмәт" битләрендә дә күренәсе килә...

Теннис уйнаучыны күзәткәндәй Фаил әфәнденең адымнарына ияреп, каршы эндәшми генә тыңлап утырам, эчтән генә горурланып та куям- яраталар да инде ичмасам гәҗитебезне. Шуның тар гына битләрендә дә күренәселәре килеп кенә тора. Бер Фаил абый мисалында гына түгел бу, гомумән шулай. Сокланып та куям, нинди белгечләр идарә итә синең белән, ә, Мегаферма?! Болай булса, хәйран алга китәселәрең булыр әле. Ә инде котлауларга килгәндә, алар безгә идарә органнарыннан килә, мактаулы хезмәт кешесен берсен дә калдырмыйбыз, даими эшләүче "Хезмәтенә күрә хөрмәте" проектында яктыртып барабыз. Тәнкыйтьнең монысы авыл хуҗалыгы идарәсенә диик... Ә инде һөнәри бәйрәмегезгә килгәндә, онытмаска тырышырбыз, сез дә оныттырмагыз, искә төшерерсез, хөрмәтле Фаил әфәнде.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.
Вакыйф Закиев,
Зөлфия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250