Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Смәеллеләр үткәннәрдән бүгенгегә матур күпер сала (+фото)

Моннан күп еллар элек, барлык хезмәт кул көче белән башкарылган чорларда терлекчелек тармагында эшләгән абый-апалар җыелып "Смәел" күмәк хуҗалыгының олы хезмәте белән төзелгән мега-фермага сәяхәт кылдылар.

Элек эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы терлекчеләр теләген Солтан Фатыйхов җәмгыять директоры Илһам Шакировка җиткерә, ә Илһам Мансурович бу фикерне күтәреп алып, үз чиратында өлкәннәрне кунак итеп җибәрергә дә мөмкинлекләр тудыра.
Автобусын да, машинасын да куя өлкәннәрне алып килергә. Фермада эшләүче белгечләр, кызлар абый-апаларга экскурсия оештырып, чәй табыны артында истәлекләр белән уртаклашты.
Киләсе елга 90 яшен тутыручы, 65 ел терлекчелек фермасында эшләгән, алдынгы сыер савучы Габделхәй абый Әхмәдиев аңлап бетерә торган түгел биредәгене, ди. Тагын бераз эшләр идеңме дигәнгә:
- Бик тә, бик тә, - дип үзенең соклануын, туган колхозының шундый югары күтәрелүенә горурлануын белдерә.
Шушы көннәрдә Сизнер авылы халкын да мегафермага сәяхәткә алып килү планлаштырыла. Менә шулай үткәннәрдән бүгенгегә матур күпер сала смәеллеләр.
Гөлзидә Зәкиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250